Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.02.2020, 17:24

2020 елда Казан аэропортына 6,4 км озынлыктагы керү юлын реконструкцияли башлыйлар


(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль, Зилә Гайфи). 2020 елда Казан халыкара аэропортына 6,4 км озынлыктагы керү юлын реконструкцияләүне башлау планлаштырыла. Татарстанда барлыгы федераль әһәмияттәге 130 км юл яңартылачак – капиталь ремонт һәм саклагыч катламнарны җәю эшләре башкарылачак. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесе вәкилләре республиканың юл төзелеше планнары турында сөйләде.

«Волго-Вятскуправтодор» башлыгы урынбасары Сергей Автономов сүзләренә караганда, 2019 елда республикада 133 чакрымга якын федераль юл төзекләндерелгән. «Зур эш күләме М-7 «Волга» автоюлына туры килде, 58 км озынлыктагы 6 участок төзекләндерелде», – дип сөйләде ул.

Бу елга планнар турында сөйләгәндә, Сергей Автономов берничә эре проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла, дип билгеләп үтте. Алар арасында Р-239 Казан - Оренбург автоюлы участогындагы Казан аэропортына керү юлын реконструкцияләү бар. Хәзерге вакытта проект экспертизада, объектны 2024 елда тапшыру планлаштырыла. 6,4 км озынлыктагы барлык участокта башкарылачак эшләрнең якынча бәясе 4,5 млрд. сум тәшкил итәчәк – транспорт чишелешендә юлүткәргеч реконструкцияләнәчәк, борылу эстакадасы, авыл хуҗалыгы техникасы өчен кичү һәм 2 җәяүлеләр кичүе төзеләчәк. Сергей Автономов сүзләренә караганда, Татарстан аша 1040 км федераль юл уза, федераль закон нигезендә, капиталь төзекләндерү 24 елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш, төзекләндерү – 12 елга бер тапкыр, ягъни ел саен 87 км юл төзекләндерелергә тиеш.

«Волго-Вятскуправтодор» җитәкчесе киңәшчесе Ольга Воробьева юлларны төзегәндә кулланыла торган заманча технологияләр турында сөйләде. «Массакүләм тәртиптә ике технология кертелә – грунтларны регенерацияләү һәм тотрыклыландыру (ныгыту) һәм асфальт-бетон катнашмаларының составларын күләмле проектлау (материалларның оптималь ярашуын сайлау). Асфальт-бетон катнашмаларының 80% диярлек «Суперпейв» күләмле проектлау методикасы буенча әзерләнгән. Мондый юл 12 елдан 24 елга кадәр хезмәт итәргә тиеш», – дип билгеләп үтте ул.

Ольга Воробьева сүзләренә караганда, бүген юл төзелешендә проектлау стадиясендә үк BIM-технология кулланыла, юлның мәгълүмати моделе булдырыла. Бу модель юлны эксплуатацияләү дәвамында кулланыла. «Проектлаганда, төзелештә һәм ремонтлаганда барлык мәгълүматлар да мәгълүмат моделенә кертелә. Без юлның бөтен тормыш циклын күзәтә алабыз», - дип сөйләде ул. Бу иске юллар белән эшләгәндә, проект һәм тикшеренү мәгълүматлары югалганда актуаль.

Юлларны капиталь төзекләндерү, каршы машина агымнарын бүлү һәм барьер киртәләрне урнаштыру аварияләрне киметүнең төп шартлары булып тора, дип ассызыклады «Волго-Вятскуправтодор» башлыгы урынбасары Азат Гатауллин. Аның сүзләренә караганда, торак пункттан читтә 1 км озынлыктагы автомобиль юлы участогы яки 200 м торак пунктта урнашкан урын - юл-транспорт һәлакәтләре күп була торган җир, анда соңгы елда зыян күрүчеләр белән 3 бертөрле юл-транспорт һәлакәте (мәсәлән, өч бәрелешү) яки төрле характердагы 5 юл-транспорт һәлакәте булган.

«Май Указлары нигезендә, 2024 елга төбәкләрдә юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннар саны 2 тапкырга кимергә тиеш. 2017 ел нәтиҗәләре буенча республикада шундый 15 участок бар иде, 2018 елда – 11 участок, бүгенге көндә алар 7, ягъни 50%-ын кыскартуга ирештек, әмма яңалары барлыкка килергә мөмкин», – дип сөйләде Азат Гатауллин.

Федераль юлларда үлемгә китергән аварияләр саны да кимегән. «2019 елда М-7 «Волга» трассасындагы аварияләрдә һәлак булучылар саны, 2018 ел белән чагыштырганда, 24%-ка кимегән. Шул ук вакытта, тулаем алганда, юл-транспорт һәлакәтләренең характеры үзгәрми: 60%-ында транспорт чаралары бәрелеше, 12%-ында җәяүлеләрне бәрдерү һәм 10%-ында транспортны бәрдерү күзәтелә. Зыян күрүчеләр арасында иң күп җәрәхәт алучылар - транспорт бәрдереп киткән җәяүлеләр, узган ел Татарстанда федераль юлларда 29 җәяүле һәлак булган, шуларның 3-се генә юлны тиешле урында чыккан», – дип билгеләп үтте Азат Гатауллин.

Барлык яңалыклар