Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.10.2025, 11:52

Туризмны үстерү буенча илкүләм проект кысаларында Казандагы өч объектка дәүләт ярдәме бирелә

Материаль чаралар мунчаларны, балалар мәйданчыкларын төзекләндерүгә һәм каршылыксыз мохит булдыруга юнәлдерелә

Туристлык инфраструктурасын үстерү буенча илкүләм «Туризм һәм кунакчыллык» проекты кысаларында Казанда урнашкан өч объектка дәүләт ярдәме биреләчәк. Материаль чаралар мунчаларны, балалар мәйданчыкларын төзекләндерүгә һәм каршылыксыз мохит булдыруга юнәлдереләчәк.

2025 елга Татарстанда туристлык инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән проектларны сайлап алу конкурсына йомгак ясалды. Казандагы өч объектка әлеге максатлар өчен субсидия бүлеп биреләчәк.

Нәтиҗәдә, «Ливадия-Татарстан» шифаханә-курорт комплексында һәм «Аккош» ял базасында мунчалар төзеләчәк, суга чуму өчен махсус җайланмалар, чаннар урнаштырылачак. «Крутушка» шифаханәсендә туклану һәм чаралар үткәрү өчен өстәмә мәйданчыклар булдыру күздә тотыла. Әлеге ял итү урынында аз хәрәкәт итә торган затлар өчен каршылыксыз мохит булдыру мәсьәләсе дә хәл ителә.

Моннан тыш, «Крутушка» һәм «Ливадия-Татарстан»да заманча балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк.

Казанда 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр «Казан. Үткәнгә сәяхәт» дип аталган халыкара турнир-фестиваль уздырыла. Субсидия, инфраструктураны яхшыртудан тыш, әлеге зур чараны уздыруга да ныклы ярдәм булачак.

Республиканың 10 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 26 проект дәүләттән ярдәм алачак.

Барлык яңалыклар