Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.10.2025, 12:46

Сәүдәгәр Юнысовлар һәм Үтәмешевларның Казандагы сәүдә кибетләре мәдәни мирас объектлары булачак

Бүгенге көндә проект коррупциягә каршы экспертиза уза

Сәүдәгәр Юнысовлар һәм Үтәмешевларның Казандагы сәүдә кибетләре Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертеләчәк. Комплекс төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас статусын алачак.

Бина XIX гасырның икенче яртысында төзелгән һәм шәһәрнең тарихи үзәге булган Мәскәү урамында 57/13 йорт адресы буенча урнашкан. Тарихи корылманың эчке ягындагы таш диварлары шул заманнардан сакланып калган, түбәсе дә үзгәрешсез кала бирә. Бинаның алгы ягында сылап эшләнгән кабарынкы бизәкләрне, кәрнизләрне, тәрәзә йөзлекләрен һәм таштан ясалган өемне хәтерләтә торган ясалма җөйләрне күрергә була.

Хәзерге вакытта проект коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итте республиканың мәдәни мирас объектларын саклау комитеты.

Барлык яңалыклар

Сәүдәгәр Юнысовлар һәм Үтәмешевларның Казандагы сәүдә кибетләре мәдәни мирас объектлары булачак

<p> Сәүдәгәр Юнысовлар һәм Үтәмешевларның Казандагы сәүдә кибетләре Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертеләчәк. Комплекс төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас статусын алачак. </p> <p> Бина XIX гасырның икенче яртысында төзелгән һәм шәһәрнең тарихи үзәге булган Мәскәү урамында 57/13 йорт адресы буенча урнашкан. Тарихи корылманың эчке ягындагы таш диварлары шул заманнардан сакланып калган, түбәсе дә үзгәрешсез кала бирә. Бинаның алгы ягында сылап эшләнгән кабарынкы бизәкләрне, кәрнизләрне, тәрәзә йөзлекләрен һәм таштан ясалган өемне хәтерләтә торган ясалма җөйләрне күрергә була. </p> <p> Хәзерге вакытта проект коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итте республиканың мәдәни мирас объектларын саклау комитеты. </p>