Татарстан башкаласы «Бөек чәй юлы» халыкара берлегенә керде. Казан мәдәни туризм буенча презентациядә һәм «Бөек чәй юлы: Кытай-Россия-Монголия» эшлекле киңәшмәсендә татарларның чәй эчү һәм кунакчыллык гадәтләрен күрсәтүче туристлык мөмкинлекләрен тәкъдим итте. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.
«Бөек чәй юлы» халыкара берлеге илләрне һәм халыкларны уртак тарих, мәдәният һәм сәүдә аша берләштерүче эре туристик юнәлеш булдыру өчен тарихи маршрутны торгыза.
Казан Мәскәү белән беррәттән берләшмәгә рәсми керүен раслый торган орден алды. Тантана Кытайның Хух-Хото шәһәрендә узды, дип ачыклык кертте Дарья Санникова.
Шулай ук Татарстан башкаласы Бурсада (Төркия) гастрономия фестивалендә катнашты. Казанның алдынгы рестораннары шеф-поварлары татар милли ашлары әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Өч көн эчендә фестивальгә 1 миллионнан артык кеше килгән, алар арасында шәһәр халкы һәм кунаклар да бар.