Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.10.2025, 09:07

Агачка стикер-арт ясау һәм граффити-шрифтлар: «УРАМ» экстрим-паркында иҗади остаханәләр эшләячәк

Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк

«УРАМ» экстрим-паркында 28 һәм 30 октябрьдә урам сәнгате буенча остаханәләр эшләячәк, дип хәбәр итә паркның матбугат хезмәте.

28 октябрьдә Казан халкын агачка стикер-арт ясау буенча остаханәгә чакыралар. Катнашучылар Габой исемле рәссам белән бергә агачка рәсем ясаячаклар, ә соңыннан аның өстенә эпоксидлы сумала агызачаклар. Чара 19:00 сәгатьтә башлана.

Остаханәдә классик граффити шрифтларын ясау нигезләре, урам сәнгатенең үсеш тарихы һәм аның юнәлешләре белән казанлыларны рәссам Mad Yellow таныштырачак. Очрашу кунаклары әлеге кичәдә шулай ук үз стильләрен сайлый алачак. Чарада катнашырга теләүчеләрнең барысын да 30 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә көтәләр.

Чарада катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, Казанда медиа, PR һәм SMM белгечләре белән очрашуда катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. «Тепло» белем бирү программасына 5 ноябрьгә кадәр язылырга мөмкин. Чара 8 ноябрьдә «УРАМ» экстрим паркында узачак.

Барлык яңалыклар