Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.12.2021, 09:48

Уңайлы мохит буенча белгеч: «Аз хәрәкәтләнүче гражданнарның уңайлы тормышы өчен бордюрларның биеклеге дә, ишек уемнарының киңлеге дә мөһим»

Виртуаль картада 250-дән артык социаль инфраструктура объекты билгеләнгән, барлыгы 400-дән артык урын тикшерелгән.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче декабрь, Алинә Бережная). Казанда виртуаль карта булдыру эше дәвам итә, аңа сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мөмкин булган объектлар турында мәгълүмат кертеләчәк. Бүгенге көндә картада 250-дән артык социаль инфраструктура объекты билгеләнгән – аларның һәркайсы җәй дәвамында махсус комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелгән. Гомумән алганда, билгеле бер критерийлар буенча шәһәрнең 400-дән артык объекты тикшерелгән. Хәзер эшнең икенче этабы уздырыла – Казан Мэры йөкләмәсе буенча, инвалидлар өчен уңайлык тудыру комиссиясе яңа төзелешләрне, шулай ук сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе объектларын карый. Халыкара инвалидлар көне алдыннан Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында шундый рейдларның берсендә KZN.RU порталы корреспонденты булды


«Уңайлы мохит – ул пандус яки баскыч култыксасы булу гына түгел»

Уңайлы мохит картасын булдыру карарын Казан Мэры Илсур Метшин быел сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче әниләр белән очрашуда кабул итте. Җәй көне барлык районнарда шәһәр объектларының сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үтемлелеген масштаблы тикшерү уздырылды. Казан шәһәре Думасы депутатлары, район администрацияләре вәкилләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче ата-аналар белән берлектә урам-юл челтәрен, мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен һәм сәүдә объектларын махсус эшләнгән критерийлар буенча анализлады. Эшне Казан шәһәре Думасы депутаты Далия Гайнанова җитәкләде. Комиссия әгъзалары 400-дән артык объектны йөреп чыкты, аларның күбесе инде Яндекс. Карталарда бар. Модерациядән соң уңайлы мохите булган объектлар картада яшел төс белән, уңайлы мохите үсуш алмаган объектлар – кызыл төс белән билгеләнә.

«Карта мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче ата-аналарга үз маршрутларын алдан планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк, чөнки, кызганычка каршы, барлык кибетләрдә, социаль объектларда да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы шартлар тудырылмаган», – дип билгеләде Казан шәһәре Думасы депутаты Далия Гайнанова.


Районнар вәкилләре белән бергә объектларны уңайлы мохит буенча лицензияле белгеч, үзенчәлекле бала анасы Марина Григорьева да тикшерәчәк.

Комиссия барган беренче объект Короленко урамындагы яңа төзелгән йорт булды. Марина Григорьева аңлатып узганча, хәзерге йортларда уңайлы мохит кагыйдәләрен тупас бозу очраклары сирәк очрый. «Уңайлы мохит – ул пандус яки баскыч култыксасы булу гына түгел. Аз хәрәкәтләнүче гражданнарның уңайлы тормышы өчен барысы да мөһим: бордюрлар биеклегеннән алып ишек уемнары киңлегенә кадәр», – дип игътибарны юнәлтте ул.

Комиссия йортны болдырдан карый башлады – Марина Григорьева бусагаларның биеклеге буенча нормативның 1,4 см дан артмавын, димәк, коляскада кеше авырлыксыз подъездга керә алачагын билгеләп үтте.

Шуннан соң тикшерүчеләр лифтка таба юнәлде. Сүз уңаеннан, бу йортта алар икәү - пассажирлар һәм йөк ташу өчен. Марина Григорьева аңлатканча, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә лифтка үтү киңлеге кимендә 90 см булырга тиеш. «Биредә бу кагыйдәләр үтәлгән», – дип раслады белгеч.

Шулай ук лифтта күрү проблемалары булган кешеләр өчен дә шартлар тудырылган – сукырлар үзләренә кирәкле катны кнопкаларда саннарның чыгып торуы ярдәмендә сайлый ала. «Бүген Брайль шрифтын кулланмаска мөмкин, чөнки аны күрү белән проблемалары булган барлык кешеләр дә белми, әмма һәр начар күрүченең тактиль хисләре яхшы үскән, шуңа күрә кнопкаларда саннарны рельефлы итеп эшләү дә җитә», – дип аңлатты Марина Григорьева.

Йортның ишегалдында дөрес авышлыкта урнаштырылган пандус һәм киртә турында кисәтүче тактиль плитка бар. Марина Григорьева тикшерүчеләрнең игътибарын баскычның беренче һәм соңгы баскычында маркировка һәм тышкы ишек пыяласында капма-каршы маркировка булуга юнәлтте. «Еш кына маркировкаларны сары төстә ясыйлар, ләкин бу мәҗбүри түгел, иң мөһиме, күрү белән проблемалары булган кешеләр өчен сайлап алынган төс контрастлы булсын һәм күренеп торсын», – дип аңлатты белгеч.


Аннары комиссия җир асты парковкасына төште. Кагыйдәләр буенча, парковка урыннарының гомуми саныннан 10%-ы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бирелергә тиеш, машина урыны күләме 3,6 метрга 6 метр тәшкил итә. «Бу хәрәкәт итү чарасын машинадан җиңел генә алу өчен кресло-коляскада маневрлау җайлырак булсын өчен кирәк», – дип билгеләде Марина Григорьева. Кызганычка каршы, әлеге парковкада мондый уңайлы мохит шартлары булдырылмаган иде.

«Мөмкинлекләре чикле булган кешеләр башка яшәүчеләрнеке кебек үк шартларга ия булырга тиеш»


Комиссиянең машина кую урыннарына кагылышлы сораулары икенче ноктада да барлыкка килде – Тэцевская урамы буенча урнашкан йорт янында. Инвалидлар өчен Парковка 15 метр радиус белән билгеләнгән, әмма аның чикләре төгәл билгеләнмәгән.


Әлеге объекттагы уңай моментлардан белгеч ишек уемнарының киң, пандусларларның дөрес, лифтларның зур һәм подъездда шуып китүгә юл куймый торган махсус резин келәмнәр булуны билгеләп үтте. Шул ук вакытта, Марина Григорьева сүзләренчә, подъезд өстендәге козыреклар баскыч өстен генә каплый һәм пандусны колачламый. «Болай булырга тиеш түгел, мөмкинлекләре чикле булган кешеләр башка яшәүчеләрнеке кебек үк шартларга ия булырга тиеш», – дип билгеләде ул.

Шулай ук комиссия йортның беренче катында урнашкан кибеттә дә булды. Сәүдә ноктасына керә торган җирдә пандус урнаштырылган, аның авыш почмагы норма чикләренә туры килә. Ләкин керү төркеме сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылмаган – тамбур өстәл һәм әйберләрне саклау өчен ячейкалары булган шкаф белән тулган, бу инвалидларга кибеткә керергә комачаулый. Моннан тыш, сәүдә залындагы стеллажлар арасыннан узу киңлеге 1,2 м дан кимрәк – кешегә коляскада йөрү уңайсыз.


Сәфәрнең соңгы ноктасы булып Авиатөзелеш районының Тимирязев урамындагы социаль яклау бүлеге торды. Учреждениедә инвалидларга уңайлы булсын өчен персоналны чакыру кнопкасы, пандус һәм киң уемлы аерым керү урыны бар. Социаль яклау бүлеге начальнигы урынбасары Елена Егорова сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган һәр кешене консультантлар озатып йөрүе турында сөйләде – алар талон алырга, кирәкле белгечкә кадәр озатырга ярдәм итә. Үзәктә шулай ук инвалидлар өчен җайлаштырылган, тоткычлар һәм персоналны чакыру төймәсе белән җиһазландырылган санитар бүлмә бар.

Мондый тикшерүләр шәһәрнең барлык районнарында үткәрелә. Җыелган мәгълүматларга нигезләнеп, уңай мохит картасы торак фонды һәм коммерцияле объектларның торышы турында актуаль мәгълүматлар белән тулыландырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 84 меңнән артык инвалид яши, шуларның 5308-е – балалар. 1нче декабрьдән 10-нчы декабрьгә кадәр дәвам итәчәк Инвалидлар ункөнлегендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт һәм мәдәни чаралар әзерләнгән.

Фоторепортаж
Казанда уңайлы мохитнең виртуаль картасын булдыру буенча эш дәвам итә
Барлык яңалыклар