Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.05.2025, 12:51

Полиция хезмәткәрләре Җиңү көненә әзерлек һәм аны уздыру чорында көчәйтелгән режимда кизү торачак

Казан метрополитенында парад һәм бәйрәм салюты вакытында полиция нарядларын арттырачаклар

Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чорында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Җиңү көнендә шәһәр халкын бәйрәм мәйданчыкларына металлодетекторлар ярдәмендә контроль-үткәрү пунктлары аша кертәчәкләр. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары Александр Мищихин хәбәр итте.

«Җентекле тикшерү чаралары кирәклеген исәпкә алып, мин республика гражданнарын чараларга алдан килүләрен сорыйм. Шул рәвешле, ыгы–зыгыны киметергә мөмкин булачак, ә гражданнарга чаралар башлануга соңга калмаска», — диде докладчы.

Бәйрәмгә әзерлек чорында барлык чаралар уздыру урыннарын һәм аларга якын территорияләрне белгечләр техник чаралар һәм хезмәт этләре кулланып тикшерәчәк. Урыннарда киртәләр куелган куркынычсызлык мәйданнары оештыралар. Мәдәни-массакүләм чаралар уздыру объектларына җаваплы кешеләр беркетелгән, вәзгыять катлауланган очракта хезмәткәрләрнең кирәкле резервлары каралган.

Чаралар уздырыла торган урыннарда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы, ЮХИДИ җәмәгать инспекторларын җәлеп итеп, полиция хезмәткәрләре тарафыннан көчәйтеләчәк. Автомобильләргә юлны ябу өчен урамнарның билгеле бер участокларында йөк машиналары урнаштырачаклар.

Казан метрополитенында пассажирларның артуы фаразлану сәбәпле, парад һәм бәйрәм салюты вакытында «Тукай мәйданы», «Кремль» һәм «Кәҗә бистәсе» метро станцияләрендә өстәмә полиция төркемнәре кизү торачак.
Барлык яңалыклар