В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспонатлар арасында – патефоннар, тимер мич, танкка каршы киртәләр, снаряд муляжлары
Бүген, 7 майда, Казанның 179 нчы гимназиясендә иң зур мәктәп музейларының берсе – «Еллар аша» музее ачылды. Анда Бөек Ватан сугышына багышланган 2 зал һәм 10 локация, шулай ук МХО зонасыннан алып кайтылган экспонатлар һәм трофейлар урнашкан.
«Бу музейны формалаштыру идеясе узган елның декабрендә үк, без киләсе елның Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителәчәген белгәч туды. Безнең гимназиядә стендлы хәтер почмаклары бар, әмма музей юк иде, шуңа күрә без музейның концепциясен һәм локациясен формалаштырырга булдык», – дип сөйләде 179 нчы гимназия директоры Эльвира Наумова.
Музей ике залдан тора. Беренчесе Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган. Анда 10 тематик инсталляция урнаштырылган: «Сугышчы бүлмәсе», «Брест крепосте», «Мәскәү өчен сугыш», «Вагон-госпиталь»,«Тыл», «Блокадалы Ленинград», «Сталинград», «Землянка», «Освенцим» һәм «Җиңү». Экспозициядә ул еллардагы солдатларның көнкүреш әйберләре һәм кораллары, алар арасында тимер мичләр һәм кроватьлар, патефоннар һәм медицина җиһазлары, танкка каршы киртәләр һәм башкалар бар. Шулай ук Казан дары заводы музейга снаряд муляжлары биргән, ә «Татэлектромонтаж» ААҖ гимназиягә Бөек Ватан сугышы чорындагы завод станогын бүләк иткән.
Икенче зал махсус хәрби операциягә багышланган, анда музей кунаклары хәрби хәрәкәтләр зонасыннан алып кайтылган экспонатларны һәм трофейларны күрәчәк. МХО зонасыннан әйберләрне музейга сугышчыларга актив ярдәм итүче волонтерлар да, махсус хәрби операциядә катнашучы укучыларның ата-аналары да тапшырды.
Музейны булдыруга 6 ай чамасы вакыт киткән. Укучылар аны булдыруда актив катнаштылар: землянкалар торгыздылар, урындыклар һәм табуретлар ясадылар, локация диварларын рәсемнәр белән бизәделәр.
«Бу музей – үзенчәлекле уникаль тарих, чөнки биредә педагоглар, ата-аналар һәм балаларның көчләре берләшкән. Балалар музей булдыруга бәяләп бетергесез өлеш керттеләр», – дип шәрехләде Эльвира Наумова.
Әлегә музей мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары өчен генә ачык. Килүчеләр өчен мәктәп укучылары иммерсион тамаша күрсәтәләр – шигырьләр укыйлар һәм театр тамашалары уйныйлар.
Исегезгә төшерәбез, кичә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә Бөек Ватан сугышы елларында Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләрнең хәрби һәм хезмәт батырлыгына багышланган «Хәтерләсеннәр өчен...» тарихи күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк, аны бушлай карарга мөмкин.