Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.10.2025, 09:29

Бүген Казан Кирмәнендә танылган сәнәгатьче Капитон Ушков күргәзмәсе ачыла

Чара кунаклары күргәзмәне бушлай карый ала

Бүген Казан Кирмәнендә урнашкан Гавами урыннарның Күргәзмәләр залында танылган сәнәгатьче Капитон Ушковның тууына 185 ел тулуга багышланган бушлай күргәзмә ачыла.

Күргәзмә экспозициясендә XIX гасырның сирәк экспонатлары, Ушковлар гаиләсенең көнкүреш һәм шәхси әйберләре тәкъдим ителә. Казан халкы һәм башкала кунаклары 1800 еллардагы сәүдәгәрләрнең эшлекле яшәү рәвешен чагылдырган, сәүдә вәкилләре үз куллары белән язган чын 12 хатны, картотека, телеграф һәм китапларны күрә алачак.

Биредә күргәзмә кунакларына Капитон Ушков үзе исән вакытта Санкт-Петербургтагы аукционда сатып алынган портрет, Иван Шишкинның элеккеге завод конторасы бинасында табылган, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее фондында саклана торган картиналары, шулай ук йорт җиһазлары һәм көнкүреш әйберләре, Ушков плиткасыннан ясалган инсталляция тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә сишәмбе–пәнҗешәмбе көннәрендә 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 10:00–18:00 вакыт аралыгында эшли.

Башкала халкын Гавами урыннарның беренче подъездында икенче катта көтәләр, дип хәбәр итә Казан Кирмәненең матбугат хезмәте.

Чара кунаклары күргәзмәне бушлай карый ала.

Барлык яңалыклар