Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.10.2025, 17:32

Казан урамнарында хуҗасыз автомобильләрне эвакуацияләү эше башланып китте

Татарстан башкаласында яшәүчеләрне ташландык транспорт чаралары турында махсус чат-бот аша хәбәр итүләрен сорыйлар

Казанның шәһәр хезмәтләре урамнардан һәм йорт яны территорияләреннән хуҗасыз автомобильләрне эвакуацияләү эшен башлап җибәрде. Башкала халкы ташландык автомобильләр турында «Минем Казаным» чат-боты аша тиешле бүлеккә хәбәр итә ала.

Шәһәр администрацияләрендәге хезмәткәрләр гражданнарның йорт яны территорияләрендә һәм урамнарда хуҗасыз калган автомобильләр хакында мәгълүматы күрсәтелгән гаризаларын теркәп бара, үзләре дә мөстәкыйль рәвештә тикшерү үткәрәләр.

Ярты елдан артык хәрәкәтсез торган, шиналарының һавасы чыккан, пыялалары ватылган, ут яктырткычлары эшләми торган һәм башка кимчелекләре булган автомобиль хуҗасыз дип санала. Транспорт чарасы хуҗасыз дип табылганнан соң, алгы пыялага яки кузовка күчереп кую турында хәбәрнамә беркетелә. Аннан соң эвакуация хезмәте автомобильне махсус стоянкага алып китә.

Әгәр транспорт чарасында аны теркәү турында дәүләт номеры сакланса, милекчене ачыклау өчен ЮХИДИ га хәбәр җибәрелә. Аннары почта аша транспорт хуҗасына хәбәрнамә юллана. Автомобиль иясе транспорт чарасына хокук бирә торган документларны күрсәтергә һәм автомобильне, кышкы чорда махсус техника урамнарны җыештырганда комачауламасын өчен тиешсез урыннан алырга яки башка җиргә күчерергә тиеш була. Ташландык автомобиль өчен законда бернинди санкцияләр дә каралмаган.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенең төзекләндерү бүлегендә урамнардан һәм ишегалды территорияләреннән хуҗасыз техниканы эвакуацияләү эшенең барышы белән таныштырдылар.

«Безнең районнар территориясендә урамнардан ташландык автомобильләрне алып китү эше ике көн элек башланды. 16 автомобиль эвакуацияләнгән. Алар барысы да махсус стоянкага урнаштырылган», - дип аңлатма бирде бүлек башлыгы Нияз Сәләхетдинов.

Барлык яңалыклар