Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.03.2019, 17:58

Р.Миңнеханов: "Без кешеләрне күләгәдән чыгару өчен мөмкин кадәр шартлар тудырырга тырышабыз"

(Казан шәһәре, KZN.RU, 11-нче март, Алена Мирошниченко). Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының XI киңәйтелгән утырышы узды. Быелгы дискуссиянең төп темалары - республиканың үзмәшгуль эшкуарларын үстерү һәм аларга ярдәм итү, эшмәкәрлек инициативасын стимуллаштыру һәм үзмәшгульлекне үстерү өчен сыйфатлы шартлар тудыру. Утырыш эшендә Эшкуарларның хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Геннадий Онищенко һәм Айрат Фәррахов, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының инвестицион сәясәт департаменты директоры Милена Арсланова һәм башкалар катнашты. Утырышта 200-дән артык эшмәкәр катнашты.

Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген үзмәшгульләр мәсьәләсе бик актуаль. Ул искә төшергәнчә, Татарстан 2019 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгульләр өчен эксперименталь салым режимы гамәлдә булган дүрт пилот регион арасына керде. Агымдагы елның 4 мартына республикада 4 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлгән.

"Минем шәхси фикерем - үзмәшгульләр турында бик дөрес карар, шактый эшләнгән. Шуңа да карамастан, без бу алымнарны гамәлгә ашыра башлаган вакытта, әле күп кенә мәсьәләләрне эшләп бетерергә кирәклеген күрдек. Шул исәптән федераль дәрәҗәдә эшләп бетерү дә. Минемчә, илебездә кешеләргә легаль бизнеска тыныч кына чыгарга мөмкинлек бирүче адымнар кирәк. Бүген боларның барысы да булсын өчен ниндидер гамәлләр кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Б.Титов: "Казан - ул күп кенә эшкуарлык квалификацияләре үзәге"

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов, үз чиратында, дүрт төбәктә үткәрелә торган эксперимент кысаларында Казан – төрле юнәлешләрдә эшләүче күп кенә эшкуарлык квалификацияләре үзәге, дип белдерде. "Нәкъ менә биредә без кече һәм урта бизнесның биографиясен күрәбез, шуңа күрә безнең өчен экспериментның прогрессив, технологик яктан катлаулы булуы мөһим. Чыннан да, без бүген цифрлы өлкәгә бизнес белән хакимият арасындагы мөнәсәбәтләрне, тәҗрибәнең уңай һәм тискәре якларын чыгарабыз– "кире элемтәне" вакытында алу һәм законнарга тиешле рәвештә төзәтмәләр кертү бик мөһим", - диде ул.

Борис Титов сүзләренә караганда, бу җитди технологик цифрлы эксперимент. Ул легаль өлкәгә бөтенләй күренми торган бизнесларны чыгара. "Әмма тәҗрибә, әлбәттә, катлаулы, шуңа күрә ул без көткән функцияне үти – бүгенге көндә эшли торган, әмма "соры" яки "кара" өлкәдә эшләүче миллионлаган эшкуарларны күпләп легальләштерү", - дип ассызыклады Б.Титов.

Р.Миңнеханов: "Бүген чикләүләр кертү дөрес түгел"

Бүген хакимият һәм эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре арасындагы дискуссиягә үзмәшгуль кондитерлар өчен санитар нормалар, банклар белән эшләгәндә эшкуарларның үзмәшгульлек куркынычын киметү, үзмәшгульләр сыйфатында чит ил гражданнарын теркәү, дәүләт сатып алуларында үзмәшгульләр катнашу, юридик затлар белән үзара хезмәттәшлек һ. б. мәсьәләләр чыгарылды.

ILAR компанияләр төркеме җитәкчесе Илдар Низамиев иҗат индустриясе өлкәсендә үзмәшгульләр белән эшләүнең уңышлы тәҗрибәсе турында сөйләде. "Бу бөтен Россиядән иң яхшы кадрларны законлы рәвештә җәлеп итү мөмкинлеге бирә", - дип билгеләп үтте ул, әмма бер тапкыр тиешле органның хезмәт мөнәсәбәтләренә охшаш эш төрен санап, үз салымын исәпли алуына шикләре белән уртаклашты. Р.Миңнеханов мөрәҗәгатькә җавап итеп РФ Дәүләт Думасы коллегаларына әлеге төшенчәләрне төгәл чикләү үтенече белән мөрәҗәгать итте. "Шәрехләү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Әгәр без экспериментка кергәнбез икән, тиешле аңлатмалар алырга тиеш. Бүген үзмәшгульләр белән эшләү системасы – ачык, бу моңарчы күрелмәгән, дөньяда андый хәл юк: барысы да контроле астында – күләм, һәр түләү. Бүген чикләүләр кертү - дөрес түгел", - дип саный ул.

"Цифровая безопасность" автотранспортны мониторинглау системасы белән шөгыльләнүче компаниясе директоры Айрат Галиев үзмәшгульләргә акча күчерү мәсьәләсен күтәрде. "Минемчә, дәүләт физик затларга каршы яхшы адым ясады. Тик эшмәкәр ягыннан теләсә нинди күчерүләр - нәкъ менә физик затларга күчерүләр, һәм зур суммада күчерүләр булганда, банклар акчаларны "юарга" мөмкин булган факт буенча оешманы тикшерә башлый – барлык документлар соратып алына. Бу оешма бухгалтериясе өчен зур йөкләнеш. Банклар һәрвакыт каршы бармый һәм гомумән счетны яба алалар", - дип зарлана эшмәкәр. Аның фикеренчә, закон – үзара мөнәсәбәтләрне легализацияләү өчен бик яхшы корал, әмма банклар әлеге тәҗрибәне киң таратуга комачаулый ала. Аның тәкъдиме - үзмәшгульләргә исәп-хисап счеты ачарга рөхсәт итү. Бу физик затларга товарлар һәм хезмәтләр өчен күчерүләрне чикләргә ярдәм итәчәк һәм бизнес фрилансерлар белән активрак эшкә күчәргә этәрәчәк, алардан үзмәшгульләр буларак теркәлүне таләп ителә.

А.Фәррахов билгеләп үткәнчә, мондый проблема чыннан да бар. "Закон эшләгәндә эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр ихтыяҗыннан чыгып эш иттеләр. Ул хокукый режимны җайга сала, ләкин, чыннан да, Россия Банкы белән мөнәсәбәтләрне берничек тә җайга салмый. Һәр банк Үзәк Банк методик тәкъдимнәрен үтәргә тиеш", - дип аңлатты РФ Дәүләт Думасы депутаты. Шулайда, ул республика Президентына һәм эшкуарларга Дәүләт Думасына инициатива әзерләргә киңәш итте.

"Султанат" рестораны да үзмәшгульләр белән актив хезмәттәшлек итәргә тели, әмма мондый мөмкинлек, билгеле бер үзенчәлекләр аркасында, юк, дип билгеләп үтте җитәкчесе Ирина Данилова. Ресторанның үзенчәлеге - аның көнчыгыш колориты. Хезмәткәрләр сыйфатында Әзербәйҗан, Үзбәкстан һәм башка Азия илләре гражданнары эшкә җәлеп ителә. Проблема чит ил гражданнарын проект эшенә, эре чараларга чакыру мөмкин түгел - алар үзмәшгульләр була алмый, диде ул.

А.Фәррахов, профессиональ керемгә салым турындагы закон нигезендә, үзмәшгульләр бары тик РФ гражданнары яки Евразия бердәмлегендә катнашучы илләр генә теркәлә ала, дип сөйләде.

"Безгә чит ил гражданнары үзмәшгульләр статусына ия була алуы кирәк, әмма монда аларның эшчәнлек чикләрен карарга тиешбез, - диде Р.Миңнеханов. – Әгәр без бу проектны башкарып чыга алмасак, без көрәшкән күләгә икътисады шулай калачак та. Әйдәгез, бу механизмнарның барысы да эшләсен өчен тырышыйк".

Г.Онищенко: "Куркынычсызлыкның һәм сыйфатның гадиләштерелгән таләпләре кирәк"

Йорт кондитерлары эше утырышта бик актуаль тема булды. Шуларның берсе - Зөлфия Фәйзрахманова эшчәнлеге законлы булсын өчен үзмәшгуль буларак теркәлде. "Салым хезмәте ягыннан дәгъвалар юк. Тик өй кондитерлары өчен сертификация каралмаган, ул миңа һәм клиентка гарантия ышаныч булыр иде. Әмма СанПиН нормалары башта цех өчен уйлап чыгарылган", - дип сөйләде ул. Аның эшендә икенче катлаулылык - йорт белгечләре өчен күтәрә алмаслык нормалар буенча декларация. З.Фәйзрахманова әлеге проблеманы хәл итүне техник һәм санитар нормаларны нәкъ менә өй кондитерлары эшенә күрә. Р.Миңнеханов әлеге инициативаны хуплады һәм катнашучыларга махсус система кечкенә икмәк пешерү өчен эшләнгән булган мондый прецедент турында искәртте.

"Безнең бөтен икътисад сәнәгать җитештерүенә тотылган. Бүген куркынычсызлык һәм сыйфатның гадиләштерелгән таләпләрен эшләргә кирәк. Әгәр дә сез минималь нормативлар белән сакланмыйсыз икән, сезне эре бизнес кысрыклый башлый", - дип мөрәҗәгать итте кондитерга Г.Онищенко һәм коллегаларын системаны үстерү буенча тәкъдимнәр инициаторлары – эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр, ә депутатлар һәм хөкүмәт вәкилләре - экспертлар булачак эшче төркем оештырырга чакырды. "Норматив базаны күзәтү, укыту, башка ярдәм күрсәтү өчен ассоциация булдырырга кирәк", - дип өстәде ул.

"Минем фикеремчә, монда үзмәшгульләргә ярдәм итү бик мөһим. Әгәр без бу этапта механизмнарны җайга салмыйбыз икән, әлбәттә, бу нәтиҗәсез булырга мөмкин. Мин ышанам, бу омтылыш - күләгәндән чыгу өчен бик нәтиҗәле тырышлык. Без кешеләр күләгәдән чыксын өчен мөмкин кадәр шартлар тудырырга тырышабыз. Бүген каралган мәсьәләләр тиешле органнарга җибәрелергә тиеш. Һәркем җентекләп эшләү, аңлату һәм документлар таләп итә. Мин бүген фикер алышкан барлык мәсьәләләр дә уңай хәрәкәт бирер дип ышанам", - дип йомгаклады очрашуны Р.Миңнеханов һәм алда яңа чакырулар, шуңа күрә мондый очрашулар алга таба да узачак, дип өстәде.

Барлык яңалыклар