Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.09.2025, 11:01

Р.Гафаров: «Яхшы укытучы һәм җиһазландырылган кабинет – оттырышсыз формула»

Казан мәктәпләрендә хезмәт һәм тормыш куркынычсызлыгы нигезләре кабинетларын яңартачаклар

Казанда мәгариф инфраструктурасын яңарту һәм укытучыларга ярдәм итү буенча эш дәвам итә. Бу уку елында мәктәпләрдә хезмәт һәм тормыш куркынычсызлыгы нигезләре кабинетларын федераль грантлар хисабына яңартачаклар, ә 2026 елга планнарда — физика, рәсем сәнгате һәм музыка кабинетларын җиһазландыру. Бу хакта гадәттәге эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров хәбәр итте.

«Мөмкин булганча, без укытучыларга грантлар рәвешендә өстәмә стимуллар булдырырга тырышабыз, алар өчен эшләү өчен яхшы шартлар тудырыла, – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров. – Әлбәттә, яхшы җиһазлар яхшы укытучыны алмаштырмаячак, әмма яхшы укытучы плюс җиһазландырылган кабинет – бу оттырышсыз формула».

Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Мачин шулай ук педагогик бергәлеккә ярдәм чаралары турында сөйләде.

Быел Казанның 37 методисты «Безнең иң яхшы методист» республика конкурсы кысаларында үз проектларын гамәлгә ашыру өчен грант ярдәме алды.

Грантның гомуми суммасы 5 млн 550 мең сум тәшкил иткән. Моннан тыш, шәһәрдә яшь педагогларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа грантлар кертү турында нигезләмә әзерләнә. 50гә якын белгеч квалификация күтәрү һәм һөнәри үсеш өчен 30 мең сум алачак.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 29.09.2025
Видеорепортаж
29.09.2025 12:00
Казанда укытучыларны һәм педагогларны шәһәр медиафасадларында һәм телевидение каланчаларында котлыйлар
Барлык яңалыклар