Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.04.2020, 09:19

Албаба - Казан юнәлешендәге шәһәр яны поезды яңа җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк


(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). 29-нчы апрельдән Албаба - Казан шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк. Үзгәрешләр пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максаты белән кертелә.

Албаба - Казан юнәлешендәге 6324-нче номерлы электричка Албаба станциясеннән 6.40 сәгатьтә (12 минутка алдарак) китәчәк, аннары үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциягә килү 8.33 сәгатькә (20 минутка иртәрәк) планлаштырылган, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте.

Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны тәүлек буе эшли торган +7(937)625-04-33 телефоны буенча, сайтта, шулай ук «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

Барлык яңалыклар