В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр Казанда илкүләм ярыммарафон уздырылу белән бәйле
4 һәм 5 октябрьдә Татарстан башкаласында илкүләм ярыммарафон уздырылган вакытта кайбер юл участокларында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк һәм парковкалар ябык булачак. Тиешле карарны «Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасында табарга була.
Чара уздырылган вакытта юлның түбәндәге өлешләренә чикләүләр кертелә:
4 октябрь 16:00 сәгатьтән 5 октябрь 11:30 сәгатькә кадәр – Кремль яр буе урамындагы машиналар кую урыны каршында муниципаль парковка территориясе;
5 октябрь 06:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр – Вишневский урамы (Н.Ершов урамыннан «Миллениум» күперенә таба юнәлештә);
5 октябрь 06:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр – Вишневский урамы (Вишневский урамыннан «Миллениум» күперенә таба юнәлештә);
5 октябрь 06:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр «Миллениум» күпере (хәрәкәт тулысынча туктатыла);
5 октябрь 06:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр – Подлужная урамы (Толстой урамыннан «Миллениум» күперенә таба юнәлештә);
5 октябрь 06:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр – Ф.Әмирхан урамы («Миллениум» күперенә керә торган тоннельдән «Миллениум» күперенә кадәр, хәрәкәт тулысынча туктатыла);
5 октябрь 06:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр – «Миллениум» күпере астындагы автомобиль юлы («Ривьера» аквапаркы янындагы С.Хәким урамыннан А.Козин урамы, 2 һәм Ф.Әмирхан урамы, 1г адреслары буенча урнашкан йортлар арасындагы юлга кадәр);
5 октябрь 06:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр – Ф.Әмирхан урамы (А.Козин урамындагы 2 йорттан С.Хәким урамына таба юнәлештә);
5 октябрь 06:00 сәгатьтән 10:30 сәгатькә кадәр – С.Хәким урамы (Ф.Әмирхан урамыннан Чистай урамына кадәр, А.Козин һәм Нигъмәтуллин урамнары ягыннан үтеп чыгу мөмкинлеге белән ике юнәлештә дә хәрәкәтне чикләү);
5 октябрь 06:00 сәгатьтән 10:30 сәгатькә кадәр – Чистай урамындагы боҗра (С.Хәким урамындагы төшеп китү юлыннан Чистай урамындагы төшеп китү юлына кадәр, хәрәкәт ике уң як полосада чикләнә);
5 октябрь 06:00 сәгатьтән 10:30 сәгатькә кадәр – Чистай урамы (Чистай урамындагы боҗрадан «Ак Барс Арена» стадионы тирәсендәге боҗрага керү юлына кадәр, хәрәкәт өч уң як полосада чикләнә);
5 октябрь 06:00 сәгатьтән 10:30 сәгатькә кадәр – «Ак Барс Арена» стадионы янында (хәрәкәт тулысынча туктатыла);
5 октябрь 06:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр – С.Хәким урамы (Декабристлар урамыннан Ф. Әмирхан урамына кадәр, хәрәкәт ике юнәлештә дә туктатыла);
5 октябрь 06:30 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр – Декабристлар урамы (Кремль дамбасыннан Чистай урамына кадәр, хәрәкәт ике юнәлештә дә туктатыла);
5 октябрь 06:30 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр – Кремль дамбасы буенча (С.Хәким урамыннан Ташаяк урамына кадәр, хәрәкәт ике юнәлештә дә туктатыла);
5 октябрь 06:30 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр – Пролетар урамы (хәрәкәт ике юнәлештә дә туктатыла);
5 октябрь 06:30 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр – Батурин урамыннан Кремль дамбасына менү юлы;
5 октябрь 06:30 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр – Кремль дамбасыннан Кремль яр буена төшү юлы;
5 октябрь 06:30 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр – Ташаяк урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр (хәрәкәт ике юнәлештә дә туктатыла);
5 октябрь 06:30 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр – Меңьеллык мәйданыннан чыгу юнәлешендә Батурин урамына кадәр;
5 октябрь 06:30 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр – Батурин урамы (К.Маркс урамыннан Кремль яр буена кадәр, хәрәкәт тулысынча туктатыла);
5 октябрь 06:30 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр – Кремль яр буе (Батурин урамыннан Сәетгалиев урамына кадәр, хәрәкәт ике юнәлештә дә туктатыла).