Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.09.2021, 11:00

Квест-өмә нәтиҗәләре буенча Зөбәрҗәт күленнән 327 капчык чүп-чар чыгарылган

«Урманга кергән саен...» акциясендә 500-ләп кеше катнашты.

Фото: ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь). 11-нче сентябрь көнне Юдинода Зөбәрҗәт күле территориясеннән «Урманга кергән саен...» квест-уены форматындагы өмәдә катнашучылар тарафыннан җыелган 327 капчык чүп-чар чыгарылды. Калдыклар өч фракциягә бүленде һәм эшкәртүгә җибәрелде.

Җирле яшәүчеләр, министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре, студентлар, волонтерлар һәм эшмәкәрлек вәкилләре яр буе территориясен, Татарстанда Рус географик җәмгыяте бүлегенең дайверлары сулык төбен җыештырды. Акциягә барлыгы 500 кеше кушылды. Катнашучылар, командаларга бүленеп, чүпне тизлеккә җыйды һәм фракцияләргә бүлде. Җиңүчеләр призлар белән бүләкләнде. Җыештыру эшләреннән соң казанлыларны кыр кухнясы көтә иде, моннан тыш, алар концерт та тыңлый алды.

Өмә Татарстанда, ТР Экология министрлыгы һәм «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте тарафыннан оештырылды. Быел яр буе территорияләрен чистарту «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелә. Ел башыннан 219 меңнән артык активист 6 мең км тирәсе яр буе зоналарын чистарткан, барлыгы 30 мең куб.м чүп-чар җыелган, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар