В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Түләүләрнең гомуми суммасы якынча 78,5 млн сум тәшкил иткән.
Фото: Денис Гордийко
Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һәр балага бер тапкыр 20 мең 472 сум 77 тиен акча эшләмәүче ата-анага, опекунга, уллыкка яки тәрбиягә бала алган ата-анага билгеләнә. Шул ук вакытта алучы югары, урта яки өстәмә һөнәри белем бирү оешмасында көндезге бүлектә укый ала. Эшкә урнаштырылган ата-анага акча эш урыны буенча түләнә.
Пособие рәсмиләштерү өчен Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә яки күпфункцияле үзәктә гариза бирергә кирәк. Гаиләнең пособиегә хокукы турындагы барлык дәлилләр тиешле оешмалардан фондка керсә, түләү гариза буенча гына билгеләнәчәк. Әгәр дә ниндидер мәгълүмат җитмәсә, түләү хокукы баланың туу турындагы таныклыгы һәм пособие элек билгеләнмәгән дигән белешмә белән раслана. Россия Пенсия фонды линиясе буенча пособие алу өчен ике ата-ана да гариза биргән вакытта эшләмәскә тиешләр.
Гаризаны бала тугач 6 айдан да соңга калмыйча бирергә кирәк. Гариза 10 эш көне дәвамында карала. Аерым очракларда срок 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Уңай хәл ителгән очракта акча 5 эш көне эчендә түләнә.
Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте искәртеп узганча, 2022 елдан башлап бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие түләү, балалы гаиләләргә ярдәм итүнең башка чаралары белән бергә, Россия Пенсия фонды тарафыннан тәэмин ителә. Моңа кадәр аны социаль яклау органнары башкара иде.