В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
24 меңнән артык шәһәр кешесе «Казан транспорт» кушымтасын куллана
Татарстан башкаласында ун ай эчендә җир өсте электр транспортында геолокация һәм QR-код буенча 292 меңнән артык транзакция уздырылган. Пассажирлар юлда йөрү өчен «Казан транспорт» кушымтасы ярдәмендә түләгән. Әлеге кушымта эшли башлаганнан соң аны 24 меңнән артык кулланучы мобиль җайланмаларга йөкләтеп алган.
Хәзерге вакытта юлда йөрү хезмәтләре өчен QR-код буенча 228 меңнән артык, геолокация буенча 63 меңнән артык түләү алынган, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе.
Хезмәттән файдалану өчен банк картасын кушымтага «бәйләргә» кирәк. Транспортка утырганнан соң, Bluetooth белән бергә геолокацияне кушу мөһим. Программа автомат рәвештә кулланучының һәм транспорт чарасының кайда булуын чагыштырачак. Шуннан соң юлда йөрү өчен түләү хәбәре киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, трамвай һәм троллейбусларда йөрү өчен «Казан транспорт» кушымтасы ярдәмендә QR-кодлы мәгълүмати стикерлар аша да түләргә мөмкин.