Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.04.2020, 16:16

1 майда ишегалларындагы парковкалар турында онлайн-лекция узачак


(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). 1-нче майда казанлылар «Ишегалды - парковка (түгел)» онлайн-лекциясенә кушыла алачак. Тыңлаучыларга ишегалларында машиналар өчен урыннар җитмәү белән бәйле булган проблемалар турында сөйләячәкләр, аны хәл итүнең мөмкин булган ысулларын тасвирлаячаклар, мобильлекнең дөнья трендларын ачачаклар. Моннан тыш, интерактив лекциядә катнашучылар ишегалдында урын бөтен кешегә дә җитсен һәм шәһәрдә яшәүчеләргә йөрү уңайлы булсын өчен нинди үзгәрешләр кирәк булуы турында фикер алышачак.

«Безнең ишегалды» президент программасы кысаларындагы онлайн-лекцияне урбанист Аркадий Гершман һәм Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров үткәрәчәк. Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова очрашуның модераторы булачак.

Кызыксындырган сорауларны Instagramдагы язмаларга комментарийларда язып яки лекция вакытында спикерларга мөрәҗәгать итеп биреп була, дип хәбәр итә оештыручылар.

Онлайн-очрашу 1-нче майда 17.00 сәгатьтә «Безнең ишегалды» тапшыруының рәсми YouTube-каналында сылтама буенча узачак.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. «Безнең ишегалды» проекты буенча 2020 елдан өч ел дәвамында барлык күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү планлаштырылган иде. Бу максатларга якынча 50 млрд сум каралган. 2020 елга программа объектлары исемлегендә республиканың барлык муниципаль районнарындагы 1851 объект исәпләнә.

Илдә коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле тотрыксыз икътисади вәзгыять аркасында программаны үтәү вакытын 3 елдан 5 елга кадәр озайту турында карар кабул ителде, шул ук вакытта ишегалларының саны һәм эшләр исемлеге элеккечә калачак. Шул рәвешле, төзекләндерү эшләре 2024 елга кадәр озайтылды. Программаны гамәлгә ашыру графигы яңадан бүленәчәк - 2020 елда төзекләндерергә планлаштырылган ишегалларының бер өлеше киләсе елга исемлеккә күчереләчәк.
Барлык яңалыклар