Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.04.2020, 12:05

Восстание станциясендә тимер юллар аша җәяүлеләр кичүе барлыкка киләчәк


(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Быел Восстание станциясендә һәм Дәрвишләр - Киндери ике станциясе арасындагы тимер юл аша заманча бер дәрәҗәле җәяүлеләр кичүе барлыкка киләчәк. Яңа куркынычсыз кичүләрне поездларның интенсив хәрәкәте булган участокларда урнаштырачаклар.

Объектлар яктылык һәм тавыш сигнализациясе, яктырту, коймалар, резинокорд түшәмәсе һәм иминлек билгеләре булган тупланма мәйданчыклар белән җиһазландырылачак. Кирәк булганда баскыч һәм пандуслар куелачак. Төзелеш эшләрен икенче кварталда башлау планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - Горький тимер юллары матбугат хезмәтендә.

Быел шулай ук республикада Лагерная һәм Әмәт станцияләрендә җәяүлеләр өчен чыгу юлларын салу буенча проект-тикшерү эшләре планлаштырылган.

Барлык яңалыклар