Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.09.2019, 11:08

Узган атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7,5 меңләп чакыру килгән


(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). 9-нчы сентябрьдән 15-нче сентябрьгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7507 чакыру килгән, 1506 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.

Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5720 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 50 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 154 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 74 чакыру килгән.

1064 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 54 тапкыр чакыртылганнар, аларда 57 кеше зыян күргән, 39 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 22 тапкыр чакыртылган, аларда 2 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.

Барлык яңалыклар