В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш электр челтәрендә планлы төзекләндерү эшләре үткәрелү белән бәйле
Казанда Декабристлар урамы белән Тверь урамы кисешкән юл чатында светофор вакытлыча эшләми. Әлеге күренеш электр челтәрендә планлы төзекләндерү эшләре үткәрелү белән бәйле.
Шәһәрнең Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, светофор 19:00 сәгатькә кадәр эшләмәячәк.
Светофор эшләми торган юлларда машина хуҗаларын транспорт чараларын юл хәрәкәте билгеләренә таянып йөртүләрен сорыйлар.