«Театраль Идел буе» VII округ фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Конкурс эшләре 15 ноябрьгә кадәр рәсми сайтта кабул ителә. Фестивальгә Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәвәскәр төркемнәр дә кушыла ала.

Конкурс ике яшь категориясендә үткәрелә: балалар (6 яшьтән 17 яшькә кадәр) һәм яшьләр (18 яшьтән 35 яшькә кадәр).

Фестиваль өч этапта: төбәк, округ һәм финал этапларында узачак. Беренчесе агымдагы елның декабренә кадәр дәвам итәчәк, аның кысаларында сайлап алу чаралары узачак. Алар видеоязмаларны читтән торып карау һәм иң яхшы спектакльләрне турыдан-туры күрсәтүне үз эченә ала. Җиңүче спектакльләр өчен видеоязмалар булдырылачак.

Округ этабы гыйнвардан киләсе елның февраленә кадәр узачак. Бу айларда спектакльләр турында мәгълүматны Фестиваль сайтында урнаштырачаклар, ә оештыручылар төбәкара гастрольләр уздырачаклар. Җиңүчеләрне жюри сайлый. Финалга 28 спектакль – округның һәр төбәгеннән берәр яшьләр һәм балалар коллективы узачак.

Йомгаклау этабы март-апрель айларында узачак. Программада тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итү һәм җиңүчеләрне ачыклау планлаштырылган. Бүләкләү тантанасына төбәк вәкилләре туры эфирда кушылачак.

Лауреатларның исемнәре киләсе елның 27 мартында Ижауда, Бөтендөнья театр көнендә игълан ителәчәк.

Катнашучылар коллектив номинацияләрдә – «Иң яхшы яшьләр спектакле», «Иң яхшы балалар спектакле» номинацияләрендә эшләр тәкъдим итәчәкләр. Шәхси номинацияләр арасында – «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы музыкаль бизәлеш», «Иң яхшы сәнгать бизәлеше», «Иң яхшы ир-ат роле», «Иң яхшы хатын-кыз роле».

Балалар һәм яшьләр спектакльләре аерым бәяләнәчәк.

«Театраль Идел буе» фестивале яшьләр һәм балалар театр сәнгатен үстерү өчен шартлар һәм стимуллар тудыруга, яшьләрнең мәдәни дөньяга карашын киңәйтүгә, Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшәүчеләрнең мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Исегезгә төшерәбез, «Апуш» балалар татар театр студиясе «Театраль Идел буе» фестиваленең VI сезонында берьюлы өч номинациядә җиңүче булды. «Авыл эте Акбай» спектакле «Иң яхшы ир-ат роле өчен», «Иң яхшы балалар спектакле» һәм «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» бүләкләрен алды.

2025-10-13T16:01:04+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.