В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төзексезлекне җайга салу өчен махсус бригада чакыртылган
Казанның ике юл чатында кинәт кенә светофорлар эшләми башлаган. Урынга автоматлаштырылган юл хәрәкәте белән идарә итү системасына җаваплы команда чакыртылган.
Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, светофорлар түбәндәге юл чатында:
Ленинград урамы – Айдаров урамы кисешкән ноктада,
Патрис Лумумба урамы – Шуртыгин урамы кисешкән урында эшләми.
Светофорлар эшләми торган юлларда машина хуҗаларын транспорт чараларын юл хәрәкәте билгеләренә таянып йөртүләрен сорыйлар.