В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа тукталыш пункты Хөсәен Мәүлетов урамына таба хәрәкәт юнәлешендә Җиңү проспектында булачак
Казанда 18 октябрьдән 33, 45 һәм 74 нче номерлы автобусларның хәрәкәт итү схемасына «Сыртланова урамы» тукталышы өстәлә.
Казан шәһәренең Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, яңа тукталыш пункты Хөсәен Мәүлетов урамына таба хәрәкәт юнәлешендә Җиңү проспектында булачак.
Исегезгә төшерәбез, 13 нче сентябрьдән «IKEA кибете» тукталышының исеме «Мега сәүдә үзәге» дип үзгәртелде. Шунлыктан 31 нче номерлы автобус маршрутының атамасы хәзер «Мега сәүдә үзәге – Иске Победилово торак массивы» дип йөртелә.