Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.09.2021, 14:47

Урицкий исемендәге паркта узган «Дуслык тәпие» акциясендә дүрт эт хуҗалы булды

Күргәзмәдә ике яшькә кадәрге 9 хайван катнашты – алар барысы да вакцинацияләнгән һәм стерилизацияләнгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче сентябрь, Алинә Бережная). Бүген Урицкий исемендәге Казан паркында «Дуслык тәпие» акциясе узды. Этләрне урамда йөртү өчен махсус мәйданчыкта шәһәр халкы «Зооцентр» приютында яшәүче дүрт аяклылар белән аралаша, аларны ашата, шулай ук үзләренә ошаган тәрбияләнүчене өйләренә алып китә алды. Күргәзмәдә барлыгы 9 эт тәкъдим ителде – аларның дүртесе яңа йортлы булды.

Яңгырлы көннәр булуга карамастан, этләрне карарга шактый гына казанлылар килде. Күргәзмәдә ике яшькә кадәрге хайваннар тәкъдим ителде – барысы да вакцинацияләнгән һәм стерилизацияләнгән. Казанлылар приютта яшәүчеләр белән уйнап кына калмыйча, аларны ашата да алдылар – күпләр үзләре белән азык алып килгән иде. Шулай ук акциядә «Зооцентр»да яшәүче хайваннар өчен азык-төлек җыю оештырылды.

«Приютта этләр күп һәм алар барысы да хуҗаларын табарга тели, алар мәхәббәткә, кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ, – дип сөйләде «Зооцентр» приюты волонтеры Светлана Ким. – Урамнарда йөрүче этләрне күрәбез, алар анда болай гына түгел, күп очракта кеше гаебе белән. Эт – зур җаваплылык ул, кызганычка каршы, моны барысы да аңлап бетерми, шулай итеп хайваннарны урамга чыгарып ташлыйлар, яки аларны тартмаларда приютка китерәләр».

Казанлылар этләр белән аралаша ала торган акция Татарстан башкаласында инде өченче тапкыр уза һәм аңа килергә теләүчеләр саны арта бара. Бу юлы Урицкий исемендәге паркта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллинны да очратырга мөмкин иде. Сүз уңаеннан, ул гаиләсе һәм элек урамда яшәгән Ума кушаматлы эте белән килгән. «Без этне үрчетүчеләрдән сатып алмадык, ул үзе безгә кунакка килде, шулай калды да. Ума нәселле этләрдән ким түгел – акыллы, зирәк һәм тугры», – дип сөйләде ул.

«Бу акцияләрнең төп максаты – казанлыларга этләр белән аралашырга мөмкинлек бирү, күпләр бу мөмкинлектән мәхрүм – кайберәүләр куркалар, икенчеләре хайван асрарга теләми. Без инде яхшы нәтиҗәләргә ирештек, узган ике акция нәтиҗәләре буенча 16 эт үз хуҗаларын күргәзмәдә үк тапты, шулай ук приютка шалтыратулар саны артты – казанлылар ничек ярдәм итеп була дип кызыксыналар, этләрне үзләренә алырга телиләр. Сүз уңаеннан, Горький исемендәге паркта икенче акциядән соң приюттан тагын 13 этне алып киттеләр», – дип хәбәр итте Искәндәр Гыйниятуллин.

Кайберәүләр акциягә эт артыннан максатчан килгән. Шулай итеп, Алиса Миронова өенә ике яшьлек Ночканы алып китте. «Ул миңа шунда ук ошады, актив, матур, яхшы күзләр белән, – дип сөйләде ул. – Мин хайваннар белән үстем, шуңа күрә алар белән уртак тел таба беләм, Ночка белән дуслашырбыз дип өметләнәм».

Шулай ук яңа хуҗасын алты айлык Чара да тапты. Алексей Воротов һәм Дарья Мочалова күптән түгел Казанга Удмуртиядән күченгән, туган җирләрендә ике этләре калган, сүз уңаеннан, шулай ук приюттан. «Приюттан этләр алырга куркырга кирәкми –алар бик ягымлы, яхшы, тугры дуслар», – дип билгеләде Алексей Воротов.

Этне алыр алдыннан, казанлылар хайваннарны карау һәм асрау буенча кинолог Регина Мөхәммәтхановага сораулар бирә алды. Белгеч хайваннарны сайлаганда аның тышкы кыяфәтенә генә түгел, характерына да игътибар итәргә киңәш итте. «Эт һәм хуҗаның темперамент буенча охшаш булуы мөһим: актив вакыт үткәрүне яратучылар өчен уйнарга ярата торган, шаян этне сайларга, тыныч ял итүне өстен күрүчеләргә холкы буенча күбрәк тыныч этләргә игътибар итәргә кирәк», – дип киңәш итте Регина Мухаметханова.

«Эт һәм хуҗаның темперамент буенча охшаш булуы мөһим»
Регина Мөхәммәтханова
Кинолог

Булачак хуҗаларның мәшгульлеге этне сайлаганда мөһим критерий булып тора. «Көчек белән база әзерлеге өчен күбрәк вакыт кирәк – бәдрәфкә өйрәтергә, расписание буенча ашатуга», – дип билгеләде кинолог. Әмма трюкларны башкарырга нәселле хайваннарны да, гади этлшрне дә өйрәтергә мөмкин. Регина Мөхәммәтханова Махе атлы урамнан тапкан этенең күрсәтмә чыгышы әзерләгән иде. Эт уңайсызлануын күрсәтә, аяк әйләнәсендә артка таба хәрәкәт итеп «сигезле» ясый, арткы тәпиләрендә бии һәм башка бик күп нәрсәләр күрсәтә ала.

Исегезгә төшерәбез, мондый акцияләр Казанда даими үткәрелә. Алдагысы 29-нчы августта Горький исемендәге паркта узды. Ул вакытта яңа йортка 8 эт, шул исәптән Казан Мэры Илсур Метшин сыендырган Аяврик исемле эт баласы ия булды. «Рубин» футбол клубының баш тренеры Леонид Слуцкий да үзенә бер хайванны сайлады – ул этне Квара дип атады. Элегрәк дүрт аяклы хайваннар булачак хуҗалары белән 18-нче июль көнне Горкино-Әмәт урманында очрашкан иде, ул чакта да 8 эт урнашты.

 

Фоторепортаж
Казанда «Дуслык тәпие» хәйрия акциясе узды
Видеорепортаж
12.09.2021 13:21
Казанда «Дуслык тәпие» хәйрия акциясе узды
Барлык яңалыклар