Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.02.2020, 14:19

Татарстан, Удмуртия, Тыва һәм Алтай музыкантлары һәм ансамбльләре «Мәскәү» мәдәни үзәгендә чыгыш ясаячак


(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). 20-нче февральдә Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә Халыкара туган тел көненә багышланган концерт узачак.

Мәдәни үзәк сәхнәсендә «Алпар» этно-төркеме, «Тамыр» төрки халыклар ансамбле, «Алым» ансамбле, «Ивушка» хоры, җырчы Гүзәл Саттарова, Shoner paul удмурт ансамбле, Тыва музыканты Сугдэр Лудуп һәм Алтай музыканты Байару Такшина чыгыш ясаячак.

Концерт 13.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле, дип хәбәр иттеләр «Мәскәү» мәдәни үзәгендә.

Барлык яңалыклар