Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.03.2019, 15:31

«Казан» милли-мәдәни үзәге музей коллекциясен Бауман урамындагы һәйкәл бинасында урнаштырачаклар

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче март). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» милли-мәдәни үзәгенең музей коллекцияләрен урнаштыру буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Казанның Бауман ур., 3 адресы буенча урнашкан буш бинада яңа шәһәр музеен булдыру карары кабул ителде.

Киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Музей элек шәһәргә хезмәт иткән бинада барлыкка киләчәк, бу - мәдәни мирас объекты, «шәһәр магистраты бинасы, 1780 елгы, XIX гасыр, архитекторы - А.К.Шмидт».

Киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «бу - төп җәяүлеләр урамында, метро янында һәм безнең төп музейларыбыз янында чын шәһәр музеен, Казан музеен булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу тагын да күбрәк туристларны җәлеп итәргә, борынгы Казан тарихына игътибарны арттырырга ярдәм итәчәк».

Соңгы биш елда Казанда музейлар үсеше турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова чыгыш ясады. Ул акча салынган һәм ремонт-реставрация эшләре стадиясендә булган музейлар турында җиткерде. Сынлы сәнгать музеен үстерү, аерым алганда, аның мәйданчыгында Петербург Рус музее күргәзмәләрен үткәрү планнары турында әйтелде.

Казан үзәгендәге буш урыннар турындагы мәсьәлә күтәрелде, бу урыннар җәмәгатьчелектә һәм туристларда канәгатьсезлек тудырырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов министрлыкларга инвентаризация үткәрергә һәм Рус музее күргәзмә үзәген урнаштыру буенча тәкъдимнәр кертергә кушты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

«Рус музееның күргәзмә үзәге – безнең шәһәр, республика өчен лаеклы объект, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Аның өчен дөрес урын табарга кирәк».

Казан Мэриясенә элек сайланган бина өчен шәһәр музее концепциясен эшләү йөкләнде.

Барлык яңалыклар