Казан мэры: «Спорт белән шөгыльләнүчеләр саны даими үсә. 67% дәрәҗәне уздык һәм бу – чик түгел»
«Безнең ишегалды чемпионнары» шәһәр спартакиадасы тәмамланды, анда Казанның 80 йортыннан һәм 34 торак комплексыннан 4 мең кеше катнашты. 190 уен көне дәвамында шәһәрлеләр 11 спорт төрендә көч сынаштылар. Алар арасында 141 комплект медаль һәм 53 кубок уйнатылды. Моннан тыш, Казанда «Өй янында спорт» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Эшлекле дүшәмбегә нәтиҗәләрне шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов ясады.

Бу сезонда «Өй янында спорт» проектында 9,5 мең казанлы катнашты. Күнегүләр шәһәрнең 45 урынында узды. Шәһәрлеләр белән 65 тренер шөгыльләнгән.

«Сәламәт яшәү рәвешен җәелдерү бик мөһим. «Өй янында спорт» программасы – искиткеч проект. Спорт белән шөгыльләнүчеләр саны даими үсә. 67% дәрәҗәне уздык һәм бу – чик түгел. Мондый проектны хупларга кирәк», – диде Казан мэры Илсур Метшин.

Уңайлы һава шартларында «Өй янында спорт» проекты сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу атнада шәһәр халкын йога, фитнес, пилатес, сулыш алу күнегүләре, йөгерү һәм зумба белән шөгыльләнергә көтәләр. Язылу күнегүләр көненә 1-2 көн кала ачыла. Һәр юнәлеш буенча гаризаны «Активные и спортивные» әңгәмә төркемендә калдырырга мөмкин.

2025-09-15T12:20:57+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.