Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.10.2021, 10:30

Казан Мэры Илсур Метшин «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсы финалисты Мария Голованова белән очрашты

Шәһәр башлыгы Казан укытучысын лаеклы нәтиҗәләре белән котлады һәм Мэрның 1 млн сумлык грантын тапшырды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин кичә шәһәр Башкарма комитетында Казанның Мәскәү районы Ж.А.Зайцева исемендәге 122-нче номерлы гимназиясенең инглиз теле укытучысы, «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсы финалисты Мария Голованова белән очрашты. Казан укытучысы илнең иң яхшы укытучылары бишлегенә керде, шулай ук РФ мәгариф министры киңәшчесе булды.

«Мин сезне җиңү белән котлыйм, сез булдырдыгыз, илнең иң яхшы укытучылары бишлегенә керү – лаеклы күрсәткеч, без сезнең белән горурланабыз», – диде Илсур Метшин. Ул Мария Головановага шәһәр башлыгының Рәхмәт хатын һәм квалификация күтәрү, белем бирү һәм башка эшчәнлек өчен 1 млн сумлык грант тапшырды.

Мария Голованова конкурста катнашуы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, аңа финалистлар бишлегенә керергә конкурсның республика этабы ярдәм иткән. «Конкурсның республика өлеше федераль дәрәҗәгә якын иде, бу үзенә күрә репетиция булды, шуңа күрә әзерләнү җиңелрәк булды», – дип билгеләп үтте Мария Голованова. Казан педагогы билгеләп үткәнчә, федераль дәрәҗәдә сынаулар гади генә булмаган, ике атна дәвамында конкурсантлар үз сәләтләрен күрсәткән. «Мин башка планетадан килгән кебек, әле дә аңыма килә алмыйм, бу бик бай һәм интенсив көннәр иде», – дип сөйләде ул.

Шәһәр башлыгы заманча мәктәп укучыларының үзенчәлеге белән кызыксынды. «Балалар мәхәббәт һәм игътибарга мохтаҗ, хәзер, мөгаен, элеккегә караганда, күбрәк тә, чөнки ата-аналар еш кына мәшгуль, күп эшли», – дип җавап бирде Мария Голованова.

Очрашуда шулай ук шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсында җиңүгә бөтен илдән 83 укытучы дәгъва кылды, шуларның 15-е суперфиналга чыгу хокукы өчен көрәште. Йомгаклау сынаулары нәтиҗәләре буенча 2021 елда Россиянең Ел укытучысы исеменә Төмәннең 16-нчы номерлы гимназиясе физика укытучысы Екатерина Костылева лаек булды. Бүләкләү тантанасы 10-нчы октябрь көнне Дәүләт Кремль сараенда узды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы унъеллыкта «Казанның Ел укытучысы» шәһәр конкурсының төрле номинацияләрдә җиңүчеләре һәм призерлары конкурсның республика этабында җиңүчеләр булды һәм Татарстанны федераль дәрәҗәдә тәкъдим итте. Әйтик, 2016 елда илнең 15 укытучысы исемлегенә Совет районының 90-нчы номерлы гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Филатов керде. 2017 елда Россиянең иң яхшы 5 укытучысы исемлегенә 2-нче номерлы лицей-интернатының математика укытучысы, хәзер яңа күппрофильле «Унбер» лицее директоры Алмаз Хәмидуллин, 2019 елда 2-нче номерлы лицейның биология укытучысы Наил Мирсәетов керде.

Шуның белән бергә мәктәп укучыларының уңышлары белән дә горурланырга була. Быел Казанның 115 укучысы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында призерлар һәм җиңүчеләр булды. Мәктәпне тәмамлаучылар да лаеклы нәтиҗәләр күрсәтә: быел 7 укучы 100 балл җыйды, рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханының уртача баллы – 74,57 балл, математика буенча 60,42 балл.

Видеорепортаж
15.10.2021 12:46
Казан Мэры Илсур Метшин «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсы финалисты Мария Голованова белән очрашты
Барлык яңалыклар