В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар чаралар өчен үз идеяләрен 28 ноябрьгә кадәр тәкъдим итә ала
Татарстанда «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны башланды. Конкурста катнашуга гаризаны 28 ноябрьгә кадәр һәркем җибәрә һәм үзенең кышкы активлыгын тәкъдим итә ала. Җиңүчеләр берничә булачак, фестивальнең гомуми приз фонды 40 миллион сум тәшкил итә.
Яңа сезонда вакыйгалар ишегалларында гына түгел, иҗтимагый киңлекләрдә дә оештырыла. Конкурста катнашучылар Татарстан халыкларының кышкы спорт төрләрен, мәдәниятен үстерү һәм йорт хайваннарына җаваплы мөнәсәбәт буенча тәкъдимнәр кертә алалар. Гаризалар шулай ук гаилә кыйммәтләрен танытуга, фәнни үсешкә һәм башка мәгърифәт чараларына кагылырга мөмкин.
Конкурста үзмәшгульләр һәм юридик затлар, муниципаль учреждениеләр катнаша ала. Кагыйдәләрнең тулы исемлеге белән танышырга һәм гаризаны проектның рәсми сайтында сылтама буенча бирергә мөмкин.
Ярдәмнең иң югары күләме – үзмәшгуль гражданнар өчен 500 мең сумга кадәр, коммерциячел булмаган оешмалар һәм юридик затлар өчен 900 мең сумга кадәр, ә муниципаль учреждениеләр өчен 1 миллион сумга кадәр.
Исегезгә төшерәбез, быел җәй «Күрше» халык конкурсында бөтен Татарстаннан 65 катнашучы җиңде, шуларның 63е төп этап нәтиҗәләре буенча иң яхшылар, икесе – халык тавыш бирүендә. Конкурс нәтиҗәсендә республикада 300дән артык вакыйга оештырылды.