Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.05.2019, 09:00

Казанлылар «Үлемсез полк» акциясе турында: «Сугышта һәлак булган һәр кешене бер минут тынлык белән искә алу өчен 50 елдан артык вакыт кирәк»

Борис Менделевич, табиб-психиатр, РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат: 


 «Минем бабай Зелик Вульфович Беленький 39 яшендә үз теләге белән  сугыш башлануның унынчы көнендә фронтка киткән. Ул 1-нче Белоруссия фронтында гади солдат булып хезмәт иткән. Сугыш барышында авыр яраланган һәм контузия алган. Бабамның чигәсендә, тән тиресе астында гомер буена кыйпылчык калган. Мин бала булганда, бу кыйпылыкка еш кагыла идем һәм аннан сугыш турында сөйләвен үтенә идем. Әмма бабай сугыш елларын искә төшерергә яратмады. Мөгаен, күп кенә ветераннар кебек үк, ул балага бу сугыш дәһшәтен белергә кирәкми, дип санагандыр. 1943 ел ахырында Зелик Вульфович фронттан кайта. Ул госпитальдән соң комиссияләнә».

Гөлүсә Закирова:


 «Үлемсез полк»ка мин, гадәттәгечә, гаиләм белән барачакмын. Балалар үзләренең бабаларының портретларын горур йөртәчәк. Харис Гани улы Закиров, иремнең әтисе, сугыш башланганчыга кадәр армиядә 5 ел хезмәт иткән. 1941 елның июнь ахырында фронтка киткән. 146-нчы мотоукчы дивизиясе составында сугышкан. Сталинград өчен барган сугышларда катнашкан.

1944-1945 елларда Польша территориясендә сугыш хәрәкәтләре барган, немецлар камалышында калган гаскәрләр җиңелүгә дучар булган. Бик азлары гына исән калган. Үле солдат тәннәре астына качып, тормышларын саклап кала алганнар. Шулай  Харис Ганиевич озак вакыт яткан.

1945 елның март-апрель айларында бабай Берлин районында сугышкан. 30-нчы апрельдә дивизиянең частьләре Александрплатцны яулаган һәм Рейхстаг юнәлешендә хәрәкәт итә башлаган. Монда бабамның сугышчан юлы тәмамланган, ул анда Җиңүне каршы алган. 1945 елда ул орден, «Сугышчан казанышлары өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Бәлки, башка бүләкләре дә булгандыр. Әмма башка бүләкләр бирелгәнлеге турындагы документлар сакланмаган, ә туганнары хәтерләми».

Дарья Санникова, «Казан туризмны үстерү комитеты» муниципаль бюджет учреждениесе директоры:


 «Бабай сугыш турында сөйләргә яратмады, аңа үзенең хәрби үткәнен искә төшерү авыр булды, шуңа күрә безнең көнгә кадәр аның батырлыклары турында хәтирәләр бик аз килеп җитте», – дип сөйли Дарья Санникова.

«Аркадий Ильич Санников 1942 елда хәрби хезмәткә алынган, 1945 елга кадәр Карелия, Төньяк-Көнбатыш, Прибалтика фронтларында сугышкан. 1945 елның 21-24-нче март көннәрендә өлкән лейтенант Санников һөҗүмнәр вакытында бүлекчәнең полк штабы белән өзлексез элемтәсен тәэмин иткән. Сугышларда элемтә еш өзелгән, аны пулялар һәм снаряд шартлавы астында көйләргә туры килгән. Ул безгә сөйләгән тарихларның берсе аеруча истә калды: 1945 елның 23-нче мартында минем бабам урманда немец офицеры белән очрашкан, кыюлык һәм батырлык күрсәтеп, ул дошманны әсирлеккә алган һәм аны штабка китергән», - дип сөйли Д.Санникова.

Гөлнар Елналеева:


 «Минем бабам Кәрим Вәли улы Хөснимәрдәнов сугышка кадәр «Кызыл Татарстан» газетасында журналист булып эшләгән. Ул беренчеләрдән булып фронтка киткән, анда Төньяк Кавказ фронтында, аннары 1-нче Белоруссия фронтында сугышкан.

Одер елгасының көнбатыш ярында плацдармнан дошман оборонасын аеру вакытында бабай дивизияне тәэмин итү  буенча начальник ярдәмчесе вазифасын башкарган, шулай ук армия складларыннан дивизия плацдармына кадәр сугыш кирәк-яраклары төялгән машиналар колонналарын озата барган. Фидакарь хезмәте өчен Кәрим Вәли улы Кызыл Йолдыз ордены һәм «Кавказ оборонасы өчен» медале белән бүләкләнгән.

1946 елның 2-нче гыйнварында Берлинда сугыш бурычларын үтәгәндә бабам һәлак булган. Оныкларына Кәрим Вәли улын күрергә насыйп булмады, әмма аның батырлыгы һәрвакыт безнең хәтердә. Мин Германиядә бабамның  каберен табарга тырыштым, Совет сугышчылары каберлекләренең  күп кенә онлайн-архивларны өйрәндем. Тик, кызганычка каршы, тапмадым. Һәм ул вакытта, 2017 елда, мин бабамның портретын үзем белән Берлинга алырга, Мәңгелек утка чәчәкләр салырга һәм шул куркыныч сугышта һәлак булган барлык солдатларының истәлеген искә алырга булдым. Мин күккә карап еладым. Мин үз бабам һәм Кызыл Армиянең барлык солдатларына бүгенге көнебез, аларның бөек батырлыгы, гади яшәү мөмкинлеге өчен чиксез рәхмәтлемен».

Евгения Лодвигова, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары:


 «Үлемсез полк» - патриотик акция генә түгел, ә кешеләрне берләштерү, халкыбызның бөек батырлыгын искә алу символы. Акциядә без ел саен бөтен гаиләбез белән катнашабыз. Минем бабамның әтисе Георгий Степанович Лучихин җәяүле гаскәрләрдә хезмәт иткән, Сталинградка кадәр барып җиткән, шәһәр сакланганда һәлак булган. Бабамның әтисенең каберен 5 ел элек таба алдык. Мин бер үк вакытта шатлык һәм кайгы хисләре кичердем. Хәзер мин гаиләбезнең киләсе буыны Георгий Степанович каберенә барып, аңа хөрмәт белдерәчәген төгәл беләм».

Аида Коротина:


 «Минем бабамның әтисе Галимулла Хәйрулла улы Хәйруллин турында күп мәгълүмат сакланган, аның хәрби юлы турында миңа нигездә әбием сөйләде. Әмма мин бөртекләп җыеп, аның батырлыгы тарихын торгызуны дәвам итәм», - дип сөйли Аида Коротина.

Фронтка Галимулла Хәйруллин 1941 елның октябрендә 30 яшендә киткән. ТАССР Дөбъяз районының Чирша авылында туган йортында хатыны һәм 3 баласы калган. Фронтта Галимулла Хәйрулла улы һава укчысы булган һәм 1942 елда Смоленск өлкәсе астында десантлау вакытында  фашистлар тарафыннан атып үтерелгән. «1942 елның мартыннан ул хәбәрсез югалган булып саналган. Мин ул җирләнгән урынны табарга һәм анда бөтен гаиләм белән килергә хыялланам», - дип билгеләп үтте Аида Коротина.

Тимур Алибаев, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы


Ел саен «Үлемсез полк» акциясендә үзенең гаиләсе белән Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев катнаша. «Кызым бабам Мөхәммәт Равил улы Алибаев портретын йөртәчәк. Башта ул Фин, аннары Бөек Ватан сугышында катнашкан. Камалышны ерып чыкканда бабам авыр яраланган һәм госпитальгә җибәрелгән. Бу вакытта әбиемә бабайның үлүе турында кәгазь килгән, әмма ул ахыргача бабамның һәлак булуына ышанмаган. 1943 елның язында Мөхәммәт Равил улы өенә кайткан. Әби бабайның исән булуын күргәч, чиксез бәхетле булган», - дип сөйли Тимур Алибаев.

Әмма сугыш Мөхәммәт Равил улын гаиләсеннән  кабат аерган. 1943 елның августында аны кабат фронтка алганнар. Бүтән Мөхәммәт Равил улы туган-тумачаларын күрмәде. «Ул хәбәрсез югалды, дигән кәгазь килгән. Минем һәрвакыт аның каберен табасым килде. Һәм менә республикабыздагы эзләнүләр ярдәмендә мин аны таптым. Билгеле булганча, бабай Псков өлкәсендә Эстония белән чиктәш җирдә җирләнгән икән, анда ул 1944 елның 27-нче февралендә үтерелгән. Бу меңнән артык солдатның  күмелгән урыны», - дип сөйли Т.Алибаев.

«Минем өчен «Үлемсез полк» акциясе – үзенчәлекле чара, фронтовиклар алдындагы бурычыбызны үтәү мөмкинлеге, шулай да 27 млн һәлак булган кеше -  бик зур сан, – дип дәвам итә Тимур Алибаев. – Мин кайдадыр укыган идем: аларның һәркайсына бер минут тынлык багышласак, 50 елдан артык вакыт кирәк булачак. «Үлемсез полк» акциясе вакытында үзеңне зур организмның бер өлеше итеп тоясың».

Нина Юнысова:


 «Безнең гаилә туганнарыбызның Бөек Ватан сугышы кырларында кылган батырлыкларын кадерләп саклый. Алар арасында Йосыпов Лотфрахман (Лутфрахман) Хәбибрахман улы да булган. Ул 1918 елда Арча районының Утар Аты авылында туган. 1938 елдан Төньяк яки Төньяк-Көнбатыш хәрби округында ашыгыч хезмәт үтә. 1941 елда ул демобилизацияләнергә тиеш була, әмма сугыш башлангач, хәрби часть составында бомба астына эләгә һәм һәлак була. Туганнар каберлегендә җирләнгән.

Сугыштан соң Лотфрахман Йосыповның исеме Утар Аты авылының Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар «Хәтер тактасына» кертелгән.

Шулай ук сугышта Александр һәм Прасковья Суровлар, минем апам һәм абыем катнашкан. Александр Савватеевич Суров Берлинга кадәр барып җиткән. Хатыны Прасковья Ивановна Сурова, тыл ветераны, фельдшер булып эшләгән, авылларга барып бала таптырган. Бер көнне ул корсагын үгез сөзгән хатын-кызны коткарган. 106 яшькә кадәр арабызда яшәде. Александр Суров та сугыштан соң фельдшер булып эшләгән».

Рөстәм Вәлиәхмәтов, Казанның Социалистик көнкүреш музее директоры:


 «Ике бабам да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Шияпов Мөхәммәтгәрәй фронтка 1941 елда алынган. Ул үзенең хәрби юлын Белоруссиядә башлаган һәм сугышны буеннан-буена узган. Сугыш турында сөйләргә яратмады, әмма бер вакыт, Совет Армиясе җиңелү кичергәч, сугыш кырында ничек ятуын искә төшерә иде. Немец-фашист илбасарлары исән солдат һәм офицерларны штырьләр белән кадап эзләгәннәр. Бабай бер сугышчының үле гәүдәсе астына яшеренгән. Штырь аягын тишеп кергәч, тәнен куырып алган авыртудан кычкырып җибәрмәс өчен, ул рименен тешләгән.

Икенче бабай Фатыйх Гәрәй улы Садыков сугышка кадәр ТАССРның Красногорск районы колхозында эшләгән. Сугышның беренче айларында аны Ленинградка җибәргәннәр. Гомер юлыннан Ладога күле аша узган бердәнбер транспорт магистраленнән ул «полуторка»да барган. Йоклап китмәс өчен машина кабинасында казан эленгән иде, ул башка бәрелеп уяна идек, дип сөйләгән иде бабай. Ленинградка барганда машина бәкегә эләгә һәм Ладога күле төбенә төшә. Бабам үзенең яраткан машинасын һәрчак кызганып искә алды».

Евгений Чекашов, «Торак коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» Коммерциягә нигезләнмәгән партнерлык башкарма директоры урынбасары


Евгений Чекашов та «Үлемсез полк» йөрешендә бабасы Андрей Исакович Чекашовның портретын йөртәчәк. Аның гаиләсе өчен акциядә катнашу традициягә әверелгән. «Без ел саен «Үлемсез полк»ка бөтен гаиләбез белән  йөрибез. Быел да һичшиксез барачакбыз! Бу - хәтер, бу - барыбыз да бергә берләштерә торган бәйрәм!» - диде Евгений Чекашов.

 

Барлык яңалыклар