Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.09.2025, 13:46

Казанлыларны Түбән Заречье пляжындагы өмәгә кушылырга чакыралар

Эшләр тәмамлангач, территориядә икенчел чималдан шезлонглар урнаштырачаклар

Түбән Заречье пляжында 20 сентябрьдә «Чиста уеннар» форматында өмә оештырыла. Иң актив катнашучылар бүләкләр һәм төп экогерой – «Чистомэн» белән очрашачак.

Ярышларга кушылу өчен икедән алып дүрт кешегә кадәр команда җыярга кирәк. Өмә 10:00 нан 13:00 кә кадәр узачак, ә төгәлләнгәч, чистартылган пляжда икенчел чималдан шезлонглар урнаштырачаклар.

Катнашу өчен форманы сылтама буенча тутырырга, шулай ук «Чиста уеннар» кушымтасын күчереп алырга кирәк. Оештыручыларкатнашучыларга үзләре белән күп тапкыр кулланыла торган савыт-саба алырга сорыйлар.

Барлык теләүчеләрне Нижнезареченская дамба урамындагы 1 йорт адресы буенча көтәчәкләр.

«Чиста уеннар» – яшел территорияләрне чистарту буенча команда ярышлары, анда катнашучылар чүп җыю һәм сортларга аеру буенча ярышалар, интерактив станцияләргә йөриләр һәм бүләкләр оталар.

Ярышлар «Сбербанк» ГАҖ ярдәмендә «Пляжларны бергә саклыйбыз» проекты кысаларында уздырыла.
Барлык яңалыклар