В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәдәни чара 18:30 сәгатьтә башлана
Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Волга-Волга» төркеме лидеры Антон Салакаев белән очрашу оештырыла. Чара «Атнага бер пластинка» проекты кысаларында уздырыла.
50 яшьлек юбилее алдыннан җырчы, җанатарлары белән бергә үзенең яраткан пластинкасы – 1987 елгы Рок-панорама фестивалендә яздырылган «Наутилус Помпилиус» һәм «Бригада С» концерты хакында фикер алышачак.
Мәдәни чарада катнашу өчен сылтама аша теркәлергә кирәк. Очрашу 18:30 сәгатьтә башлана. Җырчының иҗатын яратучыларны Пушкин урамы, 86 йорт адресы буенча көтәләр.