Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2025, 11:40

Казанлыларны «Җиңүгә илтүче юл» күргәзмәсе ачылышына чакыралар

Чара бушлай үткәрелә

Пәнҗешәмбе көнне, 23 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында «Җиңүгә илтүче юл» күргәзмәсенең ачылыш тантанасы уза. Экспозициядә Н.И.Фешин исемендәге училищены тәмамлаучыларның егермедән артык диплом эше тәкъдим ителәчәк.

Яшь рәссамнарның эшләре рәсем сәнгате, графика, скульптура һәм дизайн жанрларында башкарылган. Алар җиңүче халык кичергән хисләр тирәнлеген чагылдыралар.

Залның үзәк өлешенә сугыш елларындагы фотолар һәм документлар нигезендә ясалган зур инсталляция куелачак.

Күргәзмәгә килүчеләр герой-шагыйрь Муса Җәлил әсәрләреннән тупланган беренче җыентыклар, шулай ук аның шәхси әйберләре һәм гарәп телендә, латин графикасында, кириллицада язылган үзенчәлекле фронт хатлары белән таныша алачак.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым бер бүлек багышлана. Күргәзмәгә азат ителгән территорияләрдә табылган дошман кораллары, Курск өлкәсендә хәрби хәбәрчеләр төшергән уникаль кадрлар һәм махсус хәрби операция зонасында Төньяк Корея плакатлары куелачак.

Чара бушлай оештырыла һәм 16:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

Күргәзмә кунакларын Пушкин урамы, 86 йорт адресы буенча көтәчәкләр.

Чара Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы һәм Татарстан Республикасы Милли музее белән бергә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан оештырыла.

Барлык яңалыклар