8 октябрьдән «Мир» кинотеатрында һинд киносы фестивале старт ала. Фестиваль кысаларында тамашачылар Болливуд кино җитештерүенең күренекле вәкилләре белән таныша алачак. Чара «TIME: Россия – Индия. Взаимная эффективность» («TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек») дип аталган беренче эшлекле форумның өлеше булып бара.

Фестиваль мәдәни элемтәләрне ныгытуга һәм Россия тамашачысында һинд кинематографын танытуга юнәлдерелгән. Кино күрсәтү марафоны ачылу тантанасыннан башланачак, анда Һиндстан Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Винай Кумар катнашачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте.

Сеанслар җәдвалы белән танышырга һәм теркәлүне сылтама буенча узарга мөмкин. Ачылу тантанасы һәм беренче кино күрсәтүләр 8 октябрьдә 18:00 сәгатьтә Достоевский урамындагы 30 йорт адресы буенча урнашкан «МИР» кинотеатрында узачак.

Моннан тыш, бу көнне Бәшир Рамеев исемендәге ИТ паркта «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» беренче эшлекле форумында «Татарстан – Һиндстан. Кино дуслыгы офыклары» түгәрәк өстәле оештырыла. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга яңа кинокартиналар тәкъдим ителәчәк. Шунда ук киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу да узачак.

2025-10-01T10:46:08+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.