Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.04.2019, 09:06

Казан әти-әниләре балаларына Алвия, Богдан, Кемаль, Сэм дип исем кушканнар

Узган атнада башкалада 350 бала туган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). Узган атнада Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 350 бала тууы теркәлгән: 171 малай һәм 179 кыз.

Иң яшь әнинең яше - 17, иң яшь әтинең яше - 21 яшь. Иң өлкән әнинең яше – 46, иң өлкән әтинең яше - 57. Туган вакытта иң җиңел авырлыктагы бала 590 грамм булса, ә иң авыры - 4700 грамм.

Бу атнада балаларга кушылган иң популяр исемнәр: Ева, Кәрим, Асель, Тимур, София, Матвей, Гадел, Софья, Аделина. Ата-аналар үз сабыйларына биргән иң сирәк исемнәр: Аливия, Богдан, Нурлан, Виталина, Светлана, Павел, Кемаль, Филипп, Илана, Сэм.

Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 138 пар үзләренең никахларын теркәделәр, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.

Барлык яңалыклар