Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.10.2025, 12:31

Казанда махсус хәрби операция ветераннары арасында озын нардлар буенча «Ватанны саклаучылар кубогы»на турнир оештырыла

Ярышта Россиянең 15 төбәгеннән 64 катнашучы үз осталыкларын күрсәтәчәк

18–20 октябрь көннәрендә Казанда озын нардлар буенча Идел буе һәм Урал төбәкләренең «Ватанны саклаучылар кубогы»на турнир уздырыла. Ярышта илнең 15 төбәгеннән махсус хәрби операциядә катнашкан 64 ветеран көч сынашачак.

Катнашучыларга шәхси зачетта да, команда ярышларында да көч сынашырга туры киләчәк. 18 октябрь ярышка килү көне дип билгеләнгән. Турнир 19 октябрьдә уздырыла, дип хәбәр итә Россиянең Нард федерациясе матбугат хезмәте. Мәгълүматны федерациянең «Вконтакте»дагы рәсми төркемендә карап барырга була.

Ярышлар Николай Ершов урамы, 1а йорты («Korston Tower Kazan») адресы буенча үткәрелә.

Турнир «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.

Чара аралашу, дуслык җепләрен ныгыту һәм интеллектуаль уенда стратегик күнекмәләрне күрсәтү мөмкинлекләрен булдырып, хәрбиләргә ярдәм итүгә, аларны тернәкләндерүгә юнәлдерелгән.

Турнирны оештыручылар – Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, «Россия Нард федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы, «Татарстан Республикасы Нард федерациясе» төбәк физик тәрбия-спорт иҗтимагый оешмасы. Турнир Татарстан Республикасы буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды ярдәме белән уздырыла.

Барлык яңалыклар