Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.12.2019, 19:33

Казан 2024 елда Су спорт төрләре буенча Европа чемпионатын кабул итәчәк

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь). Казан 2021 елда кыска аралыкта суда йөзү буенча Европа чемпионатын һәм 2024 елда Су спорт төрләре буенча Европа чемпионатын үткәрү хокукын алды. Мондый карар бүген Глазгода (LEN) Европа йөзү лигасы бюросы утырышында кабул ителде.

Утырыш барышында Казаннан ике турнирны үткәрүгә заявка тәкъдим ителде. LEN бюросы әгъзалары бертавыштан Татарстан башкаласын 2021 елда кыска аралыкта суда йөзү буенча киләсе Европа чемпионаты хуҗасы итеп сайладылар, шулай ук 2024 елда узачак Су спорт төрләре буенча Европа чемпионатына шәһәр заявкасын хупладылар, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

LEN президенты Паоло Барелли сүзләренә караганда, Казан су спорт төрләре өчен чын йорт булып тора. «Без ике чараны да Казанда уздыруыбызга шатбыз, чөнки соңгы елларда шәһәр су спорт төрләре йортына әверелде, анда безнең спортчыларга иң югары стандартлар гарантияләнә. Казанда су спорт төрләре буенча зур ярышлар узды, шул исәптән 2015 елгы дөнья чемпионаты һәм быел җәйге яшүсмерләр Европа чемпионаты. Казанның дөньякүләм класслы объектлары һәм оештыручылардан торган тәҗрибәле командасы бар, бүген федерация артыгын таләп итә алмый», – дип белдерде Паоло Барелли.

Барлык яңалыклар