Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.02.2020, 10:32

Бу атнада Казан балаларына кушылган иң сирәк исемнәр Гыймран, Эмили, Җәүдәт һәм Юта булды


(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Узган атнада, 10-16-нчы февраль көннәрендә, Казан шәһәре Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 359 бала: 173 малай һәм 186 кыз тууы теркәлде. Иң яшь анага һәм атага - 19 яшь. Иң өлкән ананың яше – 47, иң өлкән атаның яше - 52. Бала туганда минималь авырлык 1200 грамм, ә максималь авырлык 4940 грамм тәшкил итте, дип хәбәр итә Казан шәһәре Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе. Бу атнада кушылган балалар исемнәре арасында иң популярлары - Марк, Амелия, Артем, Алинә, София, Варвара, Салават. Әти-әниләре кушкан иң сирәк исемнәр: Гыймран, Эмили, Җәүдәт, Каюм, Юта, Амелита, Анесса, Омар. Шул ук вакыт аралыгында шәһәр Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 137 пар үз никахларын теркәде.

Барлык яңалыклар