Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.01.2020, 13:49

Илсур Метшин: «Шул кадәр күп җитешсезлекләр булды, әмма барысы да артта калды – йорт тапшырылды»


(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар, Алсу Сафина). 68-нче кварталда Чистай урамы, 61 адресы буенча һәм Фучик урамы («Царицынский бугор») буенча урнашкан йортларның өлешчеләрен Казан Мэры Илсур Метшин күптән көтелгән өй туе белән котлады. Ике озакка сузылган төзелеш тә файдалануга тапшыруга 2019 елның 30-нчы декабрендә рөхсәт алды. Бу хактагы яңалык өлешчеләр өчен яңа елга чын бүләк булды. Шәһәр башлыгы яңа йортка күчүчеләр белән очрашуда сөйләвенчә, бүгенге көндә Казанда тагын 9 проблемалы объект тапшырылмаган булып кала бирә, шуларның 6-сының төзелеше буенча килешүгә ирешелгән инде.

Өлешчеләр белән очрашу Чистай урамы һәм Әмирхан проспекты киселешендәге 68 нче кварталда урнашкан йортта узды. Объект төзелеше 2005 елда ук «Свей» компанияләр төркеме («Маг-Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте) тарафыннан башланган. Сәүдә-офис бүлмәләре булган ике блоктан торган торак йортны 2012 елда файдалануга тапшырырга тиешләр иде, әмма төзүченең, «Маг-Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең, бөлгенлеккә төшүе сәбәпле, төзелеш эшләре туктатылды. 2018 елның көзеннән башлап проблемалы объектны төзүгә «Бриз» компаниясе кушылды, анда эшләр ике елга якын барды.

Йортта 17,9 мең кв. м мәйданлы 311 фатир, шулай ук 4,4 мең кв.м мәйданлы офис бүлмәләре бар. Казан Мэры күпкатлы йортның бер блогында урнашкан ике фатирны карап чыкты. «Яхшы, якты фатир» - дип билгеләде Илсур Метшин. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, йорттагы барлык фатирларда да каралама отделка башкарылган. «Дәүләт төзелеш күзәтчелеге, ярашлылык турында бәяләмә биргәнче, монда барысын да җентекләп тикшерде», - дип ассызыклады ул.

«Бу 2005 елдан бирле иң проблемалы йортларның берсе иде. Безгә аны «Свей» «бүләк итте». Беркайда да без төзүчеләр белән, кураторыбыз Азат Робертович белән алай авыр һәм озак баш ватмадык, - дип билгеләде Илсур Метшин өлешчеләр белән аралашканда. - Сезгә сөйләмичә дә барысын да беләсез – проектлау белән дә, финанслау белән дә проблемалар бар иде. 2018 елның көзеннән башлап «Бриз» компаниясе, президент фонды (Намуссыз төзүчеләрнең гамәлләреннән зыян күргән затларга ярдәм итү Республика фонды - ред.иск.) һәм башкалар кушылды, без озакка сузылган схема аша бардык». Шәһәр башлыгы әлеге йортны төзеп бетерүдә катнашкан барлык кешеләргә, шул исәптән төзүчеләргә һәм «Бриз» компаниясенә рәхмәт белдерде. «Шуның кадәр күп җитешсезлекләр булды – Азат Робертович бу йортта яңа төзелеш университетын тәмамлады, - диде И.Метшин. – Әмма болар барысы да артта калды - йорт файдалануга тапшырылды, ниһаять, сез үз фатирыгызны күрдегез». «Без сезгә эләккән ваемсыз төзүчеләр өчен гафу үтенәбез. Яңа законнар ярдәмендә мондый хәл бүтән кабатланмас. дип өметләнәбез», – дип өстәде шәһәр башлыгы. Исегезгә төшерәбез, федераль дәрәҗәдә өлеш кертеп башкарылган төзелеш объектлары белән проблемаларны булдырмас өчен, проект финанславына күчү турында карар кабул ителде.

«Безнең бәхетнең чиге юк, шулкадәр көттек – Аллага шөкер, төзелеш тәмамланды»", – дип белдерде өлешчеләрнең инициатива белдерүчеләр төркеме вәкилләренең берсе Лилия Миңнегалиева. Ул проблеманы хәл итүдә катнашучыларга һәм йортны төзеп бетерүдә ярдәм итүчеләргә – республика Хөкүмәтенә, Казан Мэрына, республика фондына, «Бриз» компаниясенә рәхмәт белдерде.

«Бу 2005 елдан бирле иң проблемалы йортларның берсе иде. Безгә аны «Свей» «бүләк итте». Беркайда да шулай авыр һәм озак баш ватмадык»
Илсур Метшин
Казан Мэры

Чистай урамы буенча урнашкан йорттагы фатирны Лилия Миңнегалиева 2014 елның декабрендә сатып алган. Ул вакытта объектта төзелеш эшләре бара, йорт якынча 70%-ка әзер иде. Әмма 2015 елда төзелеш тукталды. «Җинаять эшләре барды, проблемалар күп булды. 2017 елда инициатив төркем булдырдык, шәһәр Башкарма комитетына, ТР Министрлар Кабинетына мөрәҗәгать иттек, Мәскәүгә бардык – безгә ярдәм итүләрен сорадык, – дип искә ала өлешче. - Әкренләп чыгу юлы табылды». Лилия Миңнегалиева яңа өйгә гаиләсе белән, фатирны ремонтлагач та, күчәргә әзер икәнлеген билгеләп үтте. «Башка йортларны да уңышлы төзеп бетерүләрен һәм алданган өлешчеләрнең бүтән булмавын телим», - диде өлешче.

Шәһәр башлыгы белән очрашуга шулай ук Фучик урамындагы «Фон» йортының өлешчеләре дә («Царицынский бугор» торак комплексы) килде. 241 фатирга исәпләнгән күп катлы йорт төзелеше 2012 елда «Фон» компанияләр төркеме тарафыннан башланган иде. Объектны 2014 елның беренче кварталында тапшырырга вәгъдә иттеләр, әмма төзелеш мәйданчыгында эшләр тукталды. Проблемалы объектны төзеп бетерү өчен 2017 елда төзүче «Фон», подрядчы «Атлант» фирмасы һәм өлешчеләрнең инициатив төркеме арасында килешү имзаланды, анда финанслау чыганаклары язылган иде. Килешүдә, аерым алганда, өлешчеләр парковка урыннарын сатып алыр, дип фаразлана иде. Әмма бу акча эшләрне тәмамлау өчен җитәрлек булмый. 2018 елда, алданган өлешчеләргә ярдәм итү буенча республика фонды булдырылганнан соң, йортны төзеп бетерделәр. Узган ел «Царицынский бугор»да эшкә «Бриз» компаниясе керешкән – йорт 2019 ел ахырында файдалануга тапшырылган. Фатирларның мәйданы - 13,3 меңнән артык кв.м, офис биналарының мәйданы - 1,4 мең кв.м, машина кую урыннары саны – 195.

«Царицынский бугор» төзелеше 2012 елда башланды, чагыштырмача азрак көттек. Әмма кешеләр көткәндә, бер ел да күп. Яңа фатирларда сезгә бәхет телибез,» - дип билгеләде Илсур Метшин. «Яңа ел алдыннан зур бәйрәм ясадыгыз – шундый проблемалы йортлар файдалануга тапшырылды. Рәхмәт сезгә һәм сезнең командага», - диде «Фон» өлешчеләреннән берсе Галина Никифорова. «Бу безнең эшнең бер өлеше. Без бер көймәгә эләктек», - диде И.Метшин.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елда Казанда 30 торак йорт буенча төзүчеләрнең өлешчеләр алдында йөкләмәләрен үтәмәве ачыкланган иде. Бүгенге көндә Казан һәм Татарстан хакимияте органнары ярдәме белән 4406 фатирлы 21 объект төзелеше тәмамланган. Шул исәптән 53 мең кв.м мәйданны биләгән 974 фатирлы 5 йорт 2019 елда файдалануга тапшырылган. Казан Мэры билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә шәһәрдә 9 йорт кала, шуларның алтысы буенча карарлар табылган инде.  «Тагын өчесен җиңәчәкбез», – дип нәтиҗә ясады Мэр.

Чарада шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов, «Бриз» компанияләр төркеме директоры Андрей Беляков катнашты. 

Фоторепортаж
Илсур Метшин Чистай һәм Фучик урамнары буенча урнашкан йортларның өлешчеләрен өй туе белән котлады
Видеорепортаж
17.01.2020 12:21
Барлык яңалыклар