Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2021, 17:49

Илсур Метшин Казанның тарихи үзәгендә төзеләчәк төзелеш объектларын карап чыкты

Якын арада барлык проектлар ТР Президентына карап тикшерү өчен тапшырылачак.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май, Алинә Бережная). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең тарихи җирлек территориясендә архитектура объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча эш төркеменең күчмә утырышын үткәрде. Шәһәр башлыгы дүрт мәйданчыкта булды, алар буенча проектлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка килештерүгә тапшырылачак. Элегрәк бу объектлар шәһәр Башкарма комитетында узган утырышта каралды.

Беренче булып Илсур Метшин К.Маркс урамы, 8/13 адресы буенча урнашкан кунакханә сервисы ишегалдында булды, анда янкорманы реконструкцияләү планлаштырыла. Проект буенча бер катлы бина төзү, ә кире яктан барлык тәрәзәләрне тулысынча алып ату күздә тотыла – шул рәвешле бина барлык нормаларга туры киләчәк. Казан Мэры проектны хуплады, әмма ишегалды территориясен төзекләндерү концепциясен эшләп бетерергә кушты.

Аннары шәһәр башлыгы Большая Красная урамында ТР буенча ЭЭМ Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең яңа бинасы территориясен карады. 5 катлы бинаның гомуми мәйданы якынча 5,8 мең кв.м тәшкил итәр дип көтелә. Проект буенча җир асты паркингы каралган, төзекләндерү һәм яшелләндерү башкарылачак. Шәһәр башлыгы шулай ук тәкъдимне хуплады.

Күчмә киңәшмә Волков урамында дәвам итте, анда шәхси торак йорт төзү планлаштырыла. Башта проект килештерелмәгән булган. Архитекторлар эшләп бетергәннән соң йорт тарихи үзәкнең гомуми концепциясенә кертелгән, фасадны бизәүдә табигый материаллар, шул исәптән агач материаллары файдаланылачак. «Бу урамны һәм күрше биналарны бөтенләй башка дәрәҗәгә чыгара. Сезнең үрнәктә без башка халыкка да үзәктә йортларны ничек дөрес итеп төзергә һәм реконструкцияләргә кирәклеген күрсәтергә тиеш», – диде шәһәр башлыгы, бинаның милекчесенә мөрәҗәгать итеп.

Соңгы тукталыш Колхоз базары территориясе булды – Г.Исхакый урамында «Фудмолл» җәмәгать туклануы предприятиесен төзү планлаштырыла. Проект буенча 2 катлы объектның гомуми мәйданы 634 кв.м тәшкил итә, коммерция биналарының мәйданы – 475 кв.м. Шәһәр башлыгы бинаның милекчеләренә урынның тарихи үзенчәлекләрен өйрәнергә, шулай ук территориядә рөхсәт ителгән биналарның биеклеген исәпкә алырга тәкъдим итте.

Шулай итеп, эшче төркемдә элек сорауларга җавап биргән дүрт проектның барысы да эшләнеп беткән һәм Казан Мэры тарафыннан хуплау алынган. Якын арада барлык проектлар да ТР Президенты катнашында республика комиссиясендә каралачак.

Барлыгы соңгы комиссиядә 13 объект каралды. Аларның 9-ы бердәм карар буенча Татарстан Президентына килештерүгә тапшырылачак.

Фоторепортаж
Илсур Метшин Казанның тарихи үзәгендә төзеләчәк төзелеш объектларын карап чыкты
Видеорепортаж
20.05.2021 18:28
Илсур Метшин Казанның тарихи үзәгендә төзеләчәк төзелеш объектларын карап чыкты
Барлык яңалыклар