Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.11.2019, 11:23

Илсур Метшин: «ЮНЕСКОның креатив шәһәре исеме бирә торган яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк»


(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь, Алсу Сафина). Казанны алга этәрү өстендә эшләргә һәм ЮНЕСКОның креатив шәһәре исеме бирә торган яңа мөмкинлекләрне кулланырга кирәк, дип билгеләп үтте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан башкаласының ЮНЕСКО креатив шәһәрләре челтәренә керүен шәрехләп . 

«Без ышандырырлык заявка әзерләү һәм җиңү яулауның ни дәрәҗәдә авыр икәнен беләбез, ләкин 4 ел саен безгә бу югары исемне исбатларга кирәк булачак. Бездә мәдәниятнең күптөрлелеге зур. Потенциал бар, музыкаль мәдәниятнең нигезе ныклы, төпле, – диде Казан Мэры. - Казанны алга этәрү өстендә эшләргә һәм «музыка» юнәлеше буенча ЮНЕСКОның креатив шәһәре исеме бирә торган яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк.

«ЮНЕСКОның креатив шәһәрләре челтәренә керү Казан өчен халыкара мәдәни хезмәттәшлекне үстерү өлкәсендә зур мөмкинлекләр ача», – дип ассызыклады Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

Илсур Метшин республика һәм аның башкаласы өчен мөһим булган бу юнәлештә күп эшләр башкарган ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә рәхмәтен белдерде. Шулай ук ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Казан шәһәре Башкарма комитетының структур бүлекчәләре һәм шәһәр халкы адресына да рәхмәт сүзләре яңгырады.

Азат Абзалов искә төшергәнчә, ЮНЕСКО креатив шәһәрләре челтәренә керү өчен заявка 2018 елда «Яңарыш» Республика фонды һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Казанның Мәдәният идарәсе тарафыннан тәкъдим ителгән иде. Казан заявкасын Россия Композиторлар берлеге һәм Россия музыка берлеге хуплады. «Заявкада Казанның музыка өлкәсендәге бай мәдәни мирасы, шәһәр территориясендә даими рәвештә гамәлгә ашырыла торган эре музыка проектлары, Татарстан башкаласына үзен дөнья дәрәҗәсендә танытырга мөмкинлек бирә торган территориянең мәдәни-икътисади потенциалы чагылдырылды», - диде Мәдәният идарәсе башлыгы. Глобаль инициативалар булып Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивале, «Созвездие-Йолдызлык» халыкара фестивале һәм мәдәни җәмәгатьчелек тарафыннан тәкъдим ителгән яшь композиторларның ачык конкурсы торды. Җирле инициативалар арасында – «Казан солгесе» халык җыр-бию сәнгате фестивале һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында тормышка ашырыла торган «100|йөзләр» балалар иҗаты конкурс хәрәкәте.

«Алда безне «Казан – музыка шәһәре» программасын тормышка ашыру буенча зур эш, бөтен планетаның мәдәни мирасын саклау өлкәсендә күп кенә кызыклы проектлар һәм яңа партнерлык мөнәсәбәтләре көтә», - дип нәтиҗә ясады А.Абзалов.

ЮНЕСКОның креатив шәһәрләре челтәре 2004 елдан бирле эшли. Хәзерге вакытта анда барлыгы 246 шәһәр исәпләнә, шул исәптән 46-сы – «музыка» юнәлеше буенча. Татарстан башкаласы бөтен дөньядан 66 шәһәр арасында ЮНЕСКОның креатив шәһәрләре челтәренә керде. Россия шәһәрләре арасында, ТР башкаласыннан тыш, яңа исемлектә «декоратив-гамәли һәм халык сәнгате» юнәлеше буенча Каргополь бар.

Челтәр үсешләре нигезендә иҗат – музыка, декоратив-гамәли һәм халык сәнгате, дизайн, кинематография, әдәбият, медиа-сәнгать яки гастрономия яткан шәһәрләрне берләштерә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 11.11.2019
Видеорепортаж
11.11.2019 11:23
Барлык яңалыклар