Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.09.2020, 17:28

Казанда БДБ илләре уеннары 2021 елга күчерелде

Уеннар бу елның августында булырга тиеш иде.


(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь, Алсу Сафина). Казанда октябрьдә узачак БДБ илләре уеннары 2021 елга күчерелде. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Уеннар бу елның августында булырга тиеш иде, ләкин катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә аларны 4-11 сентябрьгә, ә соңрак октябрьгә күчерү турында карар кабул ителде.

«Зур проектны – БДБ илләре уеннарын күчерергә туры килде. Без аны берничә тапкыр күчердек – августтан сентябрьгә, аннары сентябрьдән октябрьгә. Оештыручылар буларак, без барысын да эшләр идек, әмма кризис башланды, – диде ТР Спорт министрлыгы башлыгы. – Ил җитәкчелеге чараны 2021 елга күчерергә карар кылды».

В.Леонов билгеләп үткәнчә, спорт чарасын уздыруның яңа даталары әлегә расланмаган. БДБ илләре уеннары июль башында яки август ахырында, Токиодагы җәйге Олимпия уеннарына кадәр яки аннан соң узачак дип ниятләнә. «Без федерацияләр, Россия Спорт министрлыгы белән бу хакта сөйләшүләр алып барабыз. Пандемия аркасында гамәлдән чыгарылган мәдәни һәм эшлекле программаны тагы да баерак итеп әзерләргә телибез», – дип билгеләп үтте ТР спорт министры.

Исегезгә төшерәбез, уеннарның спорт программасына армрестлинг, бадминтон, баскетбол 3х3, бокс, билбау көрәше һәм көрәш, су полосы, пляж волейболы, спорт көрәше, гер спорты, дзюдо, карате, мас-рестлинг, өстәл теннисы, йөзү, самбо, тай боксы, бию спорты, фехтование, футзал, нәфис гимнастика һәм шахмат буенча ярышлар кертелгән иде.

БДБ илләренең I Уеннарында 14 яшьтән 23 яшькә кадәрге 2,5 мең спортчы һәм БДБ илләре командалары составында бер мең рәсми делегат катнашыр дип көтелде.

ТР спорт министры хәбәр иткәнчә, ел ахырына кадәр Татарстанда халыкара стартлар булмаячак. «2021 елда барысы да үз урынына кайтыр, уңай атмосфера хөкемсөрер, авиаочышлар яңадан башкарылыр дип өметләнәбез, – диде В.Леонов. – Олимпия уеннары елы, күп кенә сайлап алу турнирлары – даими чемпионатлар, дөнья кубоклары этаплары көтелә, без аларны Казанда киләсе елның языннан уздырырга планлаштырабыз».

Быелга килгәндә, Татарстанда якындагы айларда ирекле көрәш, йөзү һәм синхрон йөзү буенча Россия чемпионатларын уздыру планлаштырыла.
Барлык яңалыклар