Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.10.2025, 09:01

И.Метшин: «Сезнең зирәклегегез, бай тормыш тәҗрибәгез һәм яхшы киңәшләрегез – яшьләр өчен кыйммәтле бүләк»

Казан мэры өлкән буынны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

Казан мэры Илсур Метшин өлкән яшьтәге шәһәрлеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

«Кадерле ветераннарыбыз, хөрмәтле казанлылар, өлкән буын вәкилләре!

Сезне чын күңелдән өлкәннәр көне белән котлыйм! Бу якты һәм күңелне нечкәртә торган көн – яраткан Казаныбыз һәм илебез тарихына һәм үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәнегез өчен Сезгә ихлас мәхәббәт, тирән ихтирам һәм чиксез рәхмәт белдерү өчен менә дигән сәбәп.

Сезнең җилкәгездә – хезмәт һәм казаныш еллары. Сез – данлы җиңүләр белән дә, катлаулы сынаулар белән дә тулы бер чорның шаһитлары һәм иҗатчылары. Нәкъ менә сез үз хезмәтегез һәм фидакарьлегегез белән шәһәребез үсешенә ныклы нигез салдыгыз, аны бүгенге буынга заманча, матур һәм яшәү өчен уңайлы иттегез.

Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгыгызны, сугыштан соңгы чорда илебезне торгызуга керткән өлешегезне без беркайчан да онытмаячакбыз. Сезнең батырлыгыгыз, ныклыгыгыз һәм Ватанга мәхәббәтегез – безнең һәм киләчәк буыннар өчен мәңгелек үрнәк, илһам чыганагы ул.

Сезнең зирәклегегез, бай тормыш тәҗрибәгез һәм яхшы киңәшләрегез – яшьләр өчен бәһасез бүләк. Сез гореф-гадәтләрне саклаучылар, рухи остазлар, балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен ышанычлы терәк булып торасыз. Сез булганга буыннар арасындагы бәйләнеш өзелми, ә халкыбызның иң яхшы сыйфатлары саклана һәм ата-бабалардан буыннарга күчә.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы һәм иминлек телим! Тормышыгыз шатлык, кызыклы вакыйгалар һәм яңа тәэсирләр, якыннарыгызның кайгыртуы, яратучы йөрәкләрегезнең җылысы белән тулсын, һәр мизгел күңелле хисләр һәм яхшы хәбәрләр генә алып килсен! Казан һәм Россия өчен эшләгәннәрегез һәм эшләвегез өчен рәхмәт сезгә! Сезгә түбәнчелек белән баш иябез!», – диелә котлауда.
Барлык яңалыклар