Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.10.2019, 14:12

И.Метшин: «Бүгенге туристик продукт - катлаулы факторлар комплексы, алар арасында «акыллы» карарлар зур роль уйный»


(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин дөньяның 80 иленнән килгән делегатлар арасында Казахстанның башкаласы Нур-Солтан шәһәрендә уза торган Бөтендөнья туристлык оешмасының шәһәр туризмы буенча «Акыллы шәһәрләр, акыллы дестинацияләр» VIII Глобаль саммит эшендә катнаша. «Акыллы шәһәрләр һәм туризм» темасына багышланган түгәрәк өстәл форумның үзәк чараларының берсе булды, анда Татарстан башкаласы җитәкчесе чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәлдә Нур-Солтан шәһәре хакиме Алтай Кульгинов, Индонезиянең иҗтимагый эшләр һәм торак төзелеше министры, Әнкара, Исламабад, Сәмәрканд, Таллин мэрлары һәм башкалар катнашты. Казан Мэры саммит делегатларына Татарстан башкаласындагы туризм үсеше турында сөйләде һәм туристлар агымын булдырырга ярдәм итә торган эре халыкара вакыйгаларның ролен ассызыклады.

«Казанның спорт календаре берничә елга алдан әзерләнә»

Казан туристлар агымы елына 3 миллионнан артык кеше булган бишенче Россия шәһәре булып тора, дип билгеләде И.Метшин. Узган ел ТР башкаласына 3 млн 200 мең турист килгән, ә агымдагы ел башыннан - 2 млн 800 мең кунак. «Әлеге санның масштабы аңлашылсын өчен, шуны әйтәсем килә: 2005 елда, Казан үзенең 1000 еллык юбилеен бәйрәм иткән вакытта, шәһәр 500 мең кунак кабул иткән иде. Һәм бу алдагы еллар өчен шактый зур пик булды», - дип өстәде И.Метшин.

Казанда Бөтендөнья студентлар-яшьләр спорт ярышларын уздыру тарихында иң яхшы дип танылган Бөтендөнья җәйге Универсиадасы узган 2013 ел шәһәр өчен икътисад өлкәсе буларак туристлык тармагын формалаштыру борылыш мизгеле булды, дип билгеләп үтте Мэр. «Әлеге вакыйганы оештыру буенча тырышлыгыбыз безгә зур спорт дөньясына ишек ачты», - диде ул һәм алдагы берничә елда ТР башкаласының бик күп эре спорт вакыйгаларын уздыруын искәртте: Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, Конфедерацияләр кубогы, Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты һәм башкалар. Шуның аркасында шәһәрдә дөнья дәрәҗәсендәге чемпионатларны кабул итәргә әзер булган заманча спорт инфраструктурасын төзи алдык, дип ассызыклады И.Метшин.

«Бүген Казан шәһәренә «Россиянең өченче башкаласы» бренды бирелде, шулай ук «Россиянең спорт башкаласы» исеме дә бар, - диде Мэр. - Эре халыкара вакыйгалар бөтен шәһәр инфраструктурасын үстерү өчен драйвер булды, ә Казанның спорт календаре берничә ел алдан төзелә».

«Гадәти үсеш вакытында 15-20 ел эшләнгән бурычларны 5 ел эчендә хәл иттек»

Туризм үсешендә кунакчыллык өлкәсе үсеше мөһим роль уйный, дип билгеләп үтте үз докладында И.Метшин. Казанда бүген кунакханә комплексы 19 мең урынга 255 урнашу чарасы белән тәкъдим ителгән, шул исәптән 146 хостел, халыкара челтәрләрнең 5 кунакханәсе һәм дүрт «биш йолдызлы» кунакханә эшли.

Туристик агымга шәһәр инфраструктурасы дәрәҗәсе дә тәэсир итә. Соңгы елларда ТР башкаласында тимер юл вокзаллары, аэропорт, урам-юл челтәре модернизацияләнде, диде Мэр һәм барлык үзгәртеп коруларның нигезендә югары технологияле карарлар ятуын ассызыклады.

И.Метшин шәһәрнең җәлеп итүчәнлегенә бәйле мөһим факторлар арасында җәмәгать киңлекләрен үстерүне дә атады. Казанда төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләр кызыклы вакыйгалар уздыру өчен яңа мәйданчыклар булды, алар арасында Бауман һәм Петербург урамнарындагы Раштуа ярминкәсе, Иске Татар бистәсендәге Сабантуй, «Казан» гаилә үзәге территориясендә «Тәмле Казан» гастрономия фестивале һәм башкалар бар.

«Шәһәрдә уңайлылык, иминлек һәм Россия шәһәрләренә бару өчен иң кызыклы вакыйгаларның берсе булырга мөмкинлек биргән вакыйгалар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе барлыкка килде. Гадәти үсеш вакытында 15-20 ел дәвамында эшләнә торган бурычлар 5 ел эчендә хәл ителде», - диде И.Метшин.

«Акыллы» карарлар туризмны үстерүдә зур роль уйный»

Шәһәр буенча өч телдә җәяүле туристик навигация урнаштыру кунакчыллык атмосферасын булдыру эшенең мөһим өлеше булып торды, ул кунакларга Казанның төп истәлекле урыннары янындагы пюпитрларда QR-кодлар урнаштырырга, объект турында рус, татар, инглиз, испан һәм кытай телләрендә мәгълүмат тыңларга мөмкинлек бирә. Туристларга төрле экскурсияләр тәкъдим ителә: истәлекле урыннар буенча стандарт җәяүле юллардан алып елга, велосипед һәм хәтта интерактив урыннарга кадәр.

«Казан – күпкырлы шәһәр. Кемнедер аның борынгы тарихы җәлеп итә, кемнедер заманча объектлар, ә кемнедер Казанда төрле конфессияләр һәм мәдәниятләр вәкилләренең тыныч, тату яшәве сокландыра», - диде Илсур Метшин.

Әлеге эш нәтиҗәсендә Казан берничә ел дәвамында сәяхәтләр өчен иң популяр Россия шәһәрләре өчлегендә тора, дип билгеләде Мэр. Казанның Booking.com яки AirBnB халыкара эзләү системаларында тәкъдим ителүе шәһәргә халыкара туристлык базарында ихтыяҗ булу турында сөйли, дип өстәде ул.

«Бу кыска вакыт эчендә үткән юл уңышлы туристик шәһәр репутациясен алу өчен бер мәдәни һәм архитектура мирасы гына җитмәвен күрсәтте, – дип билгеләде И.Метшин чыгышын йомгаклап. – Бүгенге көндә туристлык продукты - катлаулы факторлар комплексы, алар арасында «акыллы» карарлар зур роль уйный. Һәм без туристлар агымын арттыруга ярдәм итә торган яңа нәтиҗәле карарлар табарга һәм гамәлгә кертергә телибез».

Форумның эшлекле программасы кысаларында Илсур Метшин шулай ук Казахстан премьер-министры Әскәр Мамин белән очрашты, «Этноаул» милли-мәдәни комплексы буенча экскурсиядә катнашты һәм Нур-солтанның Генераль планы белән танышты.

Белешмә

Бөтендөнья туристлык оешмасының шәһәр туризмы буенча «Акыллы шәһәрләр, акыллы дестинацияләр» VIII Глобаль саммиты 9-нчы октябрьдә старт алды, дип хәбәр итә Нур-Солтан шәһәре акиматының рәсми интернет-ресурсы. Саммит программасында – семинарлар һәм туризмның «акыллы» юнәлешләре турында панель дискуссияләр. Саммит эшендә дөньяның 80 иленнән 15 эре шәһәрнең мэрлары, чит ил эшмәкәрләре, архитекторлар, журналистлар һәм дәүләт һәм туристлык оешмалары вәкилләре катнаша.

Фоторепортаж
Бөтендөнья туристлык оешмасының шәһәр туризмы буенча «Акыллы шәһәрләр, акыллы дестинацияләр» VIII Глобаль саммиты, Нур-Солтан
Барлык яңалыклар