Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.01.2021, 14:14

И.Метшин: «Җылылык энергиясе белән тәэмин итү төзелештән алда барырга тиеш»

Районның «Азино» котельныенда ел ахырына өченче су җылыткыч казан кертеләчәк, ул бу районда җылылык энергиясен эшләп чыгаруны өчтән бер өлешкә арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең «Азино» район котельныена 2021 ел ахырына яңа, өченче су җылыткыч казанны файдалануга кертү планлаштырыла. Бу торак йортларның һәм аның янындагы территорияләрдәге иҗтимагый объектларның тиз төзелүе белән бәйле. Казанны кулланылышка кертү бу районда җылылык энергиясен эшләүне өчтән бер өлешкә арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин котельныйда эшләрнең барышы белән танышты.

«Шәһәр хуҗалыгы системасының иң мөһим эше - халыкны, предприятиеләрне, социаль объектларны җылылык белән тәэмин итү. Бигрәк тә хәзер, аномаль салкыннар килгәндә. «Азино» котельные шактый яңа. Әмма Казан бик тиз үсә, һәм бу безне сөендерә. Без ел саен миллион квадрат метр тирәсе торакны файдалануга тапшырабыз. Безнең планнарда бу санны, димәк, инфраструктураны да үстерү бар. Җылылык энергиясе белән тәэмин итү төзелешне узып китәргә тиеш. Шуңа күрә якындагы елларда без яңа казан кертәчәкбез, ул безгә бу районда җылылык энергиясен куллануны өчтән бер өлешкә арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Төзелеш план буенча бара, һәм ел ахырына без котельныйның егәрлеген 100 Гкал/сәгатькә арттыра алачакбыз», - диде Илсур Метшин тикшерү барышында.

«Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең «Азино» район котельные 1987 елда беренче су җылыткыч казанын төзеп бетерелгәннән соң сафка бастырылды. 1994 елда җылылык йөкләнеше арту сәбәпле, икенче казан урнаштырылды. Бүгенге көндә котельныйның гомуми җылылык куәте 360 Гкал/сәгать тәшкил итә.

«Без ел саен миллион квадрат метр чамасы торакны файдалануга тапшырабыз. Безнең планнарда бу санны, димәк, инфраструктураны да үстерү бар»

Илсур Метшин

Казан Мэры

2020 елның көзге-кышкы чорына әзерлек чорында котельныйда газүткәргечне модернизацияләгәннәр, җылылык челтәрләрен һәм ике казанны газ белән тәэмин итү җайланмаларын алыштырганнар, үз ихтыяҗларын электр белән тәэмин итү схемаларын реконструкцияләгәннәр.

«Азино» котельныеннан җылылык белән «Азино-1» һәм «Азино-2» микрорайоннары тәэмин ителә, анда 160 меңгә якын кеше яши. Котельный 617 объектны җылылык белән тәэмин итә, шулардан 464 объект социаль әһәмияткә ия: 393 торак йорт, 15 мәктәп, 44 балалар бакчасы, 12 сәламәтлек саклау учреждениесе.

Моннан тыш, «Азино» котельныеның җылылык белән тәэмин итү зонасында 60 мең кеше өчен 1,7 млн кв.м торак һәм социаль өлкә объектларын кертү планлаштырыла. 2025 елга кадәр биредә җылылык йөкләнеше 106,42 Гкал/сәгатькә артыр, дип көтелә. Яңа объектларны җылылык энергиясе белән тәэмин итәргә өченче су җылыту казанын кертү мөмкинлек бирәчәк. Аны агымдагы ел ахырында файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Бүгенгә проект әзер һәм дәүләт экспертизасын узган. Котельныйга инде су җылыткыч казаны, челтәр насослары, электр җиһазлары, резерв ягулык багы, яңгыр суларын чистарту корылмалары куелган. Эшләр 24%-ка үтәлгән.

Хәзерге вакытта Казанда барлык торак йортларның иң зур өлешен җылылык белән «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте тәэмин итә - монда 6,2 млн Гкал/ел эшләп чыгарыла. «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте 2 млн. Гкал/елдан артык җитештерә. Шәһәр буенча гомуми җылылык балансында 1%-тан әзрәк өлеш 50 ведомство котельные тарафыннан тәэмин ителә.

Чарада шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
«Азино» район котельныенда ел ахырына өченче су җылыту казаны файдалануга тапшырылачак
Видеорепортаж
12.01.2021 13:26
Барлык яңалыклар