Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.01.2021, 15:39

И.Метшин Казансу буйлап эре экосистема булдыру турында: «Ил күләмендә моңа охшаш бернәрсә дә юк»

Татарстан башкаласында, тарихи су артериясе белән янәшә, гомуми мәйданы 1536 гектар булган 12 яр буе паркын булдыру планлаштырыла.


Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар, Алинә Бережная). Татарстан башкаласында Казансу елгасы буенда 12 яр буе паркыннан торган Россия өчен уникаль экосистема булдырылачак, аның гомуми мәйданы 1536 гектарны тәшкил итәчәк. Казан Мэры Илсур Метшин бүген шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең тотрыклы үсеше өчен экологик, икътисадый, мәгариф ресурсы булырга тиешле проектның мөһимлеген ассызыклады. Бу эш күп вакыт алачак, әмма илдә мондый проектлар юк иде әле, дип билгеләде шәһәр башлыгы. 

«Халык өчен күренми торган күп тырышлык сорый торган кәгазь эше башлана. Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен туфракны әзерләү, килештерү, проектлау эшләре кирәк. Ул этаплап тормышка ашырылачак. Әмма әлеге әзерлек эшләреннән башка проектны һәр конкрет участокта гамәлгә ашыруга керешү мөмкин түгел», – диде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, аның инициативасы белән Казансу елгасының яр буе территорияләрен үстерү стратегиясе эшләнде, шулай ук республика Хөкүмәтенә проектны хуплавы өчен рәхмәт белдерде. «Ил күләмендә мондый бернәрсә дә юк. Якындагы киләчәктә без Казан өчен зур экологик мөһим проектның беренче утраучыкларын күрербез дип өметләнәбез», – дип өмет белдерде Мэр.

«Шәһәр эчендә яр буеның озынлыгы 68 чакрымны тәшкил итәчәк»

Казансу елгасының яр буе территорияләрен үстерү стратегиясенең үзенчәлекләре һәм аны гамәлгә ашыру буенча беренче адымнар турында шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина сөйләде. Проект үзе Зәңгәр күлләрдән алып Иделгә кадәр 3 мең гектарлы территорияне колачлый һәм шәһәрне илдәге беренче милли парк тирәли берләштерүче булырга тиеш, дип билгеләде ул. Планда – 12 яр буе паркын булдыру. Аларга якынча исәпләүләр буенча ел саен 5 млн.700 мең кеше йөриячәк. «Казансу тирәсендәге яңа паркларның гомуми мәйданы 1536 гектар тәшкил итәчәк – бу Нью-Йоркның 5 үзәк паркы зурлыгы. Стратегияне гамәлгә ашыру Казанның парк территорияләре күләмен 5 тапкырга арттырачак. Шәһәр эчендә яр буе сызыгының озынлыгы 68 чакрымны тәшкил итәчәк, – диде шәһәрнең баш архитекторы.

    

Аның сүзләренчә, стратегияне формалаштырганда беренчел ноктасы шәһәрдән бирелгән техник йөкләмәне билгеләү булды. Аннары үсеш юнәлешләре һәм проблемалы территорияләр үсешенең төп нокталары билгеләнде. Башкарма комитет шәһәрнең әһәмиятле территорияләрен ачыклау һәм саклау белән шөгыльләнде инде, дип билгеләп үтте Илсөяр Төхвәтуллина. «Беренче этапларда булган мәгълүматларны, шулай ук шәһәр Башкарма комитетының төрле структуралары белгечләреннән барлык эшләнмәләрне җыю буенча эш башкарылды, алга таба алар проектны эшләүчеләргә тапшырды», – дип сөйләде спикер.

Стратегияне формалаштыру процессында эшче төркемгә кергән Orchestra студиясе күпсанлы карап йөрүләр үткәрә һәм, халыкны һәм экспертларны җәлеп итеп, территорияләрне өйрәнә.

«Һәр паркның охшашлыгын һәм үзенчәлекле сыйфатларын саклап калу мөһим»

«Стратегиягә кертелгән һәр парк уникаль үзенең эчке кодына ия. Һәр парк белән безнең әби-бабаларыбызның риваятьләре, әти-әниләребезнең тарихы, җылы истәлекләр, мәдәни гадәтләр һәм гореф-гадәтләр бәйле. Шуңа күрә һәр паркның охшашлыгын һәм үзенчәлеген саклап калу бик мөһим, әмма шәһәрнең табигый парк территорияләрендә кешеләрнең мәдәни традицияләрен һәм гадәтләрен саклау аеруча мөһим», – дип билгеләп үтте Илсөяр Төхвәтуллина.

Стратегиянең беренче гамәлгә ашырылган проекты «Казан» милли-мәдәни үзәгеннән Миллениум күперенә кадәр яр буе булды. Яр буенда Милли китапханәненең дәвамы сыйфатында урам сәхнәсе һәм амфитеатр, мини-гольф һәм волейбол өчен кырлар, күп функцияле яшел зоналар пәйда булды. Яр буен төзекләндерү Миллениум күпере янында дәвам итте, анда узган җәйдә «Урам» экстрим-паркы ачылды. Бүгенге көндә 20 мең кв метр мәйданны биләп алган эшләрнең беренче чираты тәмамланды. Территория экстремаль спортның төрле төрләре белән шөгыльләнү өчен берничә зонага бүленгән, шулай ук ике тулы форматлы футбол кырын һәм мини-футбол өчен өч кырны үз эченә ала. Киләсе этап Подлужная урамыннан яр буена керү зоналарын оештыру булачак.

    

И.Төхвәтуллина сүзләренчә, ТР Милли китапханәсе бинасы астындагы концепция кысаларында Белем паркы барлыкка киләчәк, ул территориянең мәгърифәтчелек функциясен символик рәвештә дәвам итәчәк.

«Рус-Алман Швейцариясе» экопаркы проекты табигый территорияләргә якын килүдә яңа трендлар бирергә тиеш. «Рус-Алман Швейцариясе шәһәр үзәгендә экологиялек киңлеге, экотерапевтик практикалар һәм интеллектуаль ял өчен урын һәм табигый һәм мәдәни мирас белән илһамлану урыны булачак», – дип сөйләде планнары турында баш архитектор. Проектны гамәлгә ашыру буенча беренче адымнар инде башланган – купель һәм чишмә төзекләндерелгән һәм чистартылган, автомобильләр өчен керү юллары ябылган. Шулай ук Швейцариянең элек кар чүплеге булган таулыкларының берсендә яңа гына башлаучы сноубордчылар һәм чаңгычылар өчен инфраструктура булдыру проекты да каралган. «Габаритлы зур күтәргеч урынына экологик һәм күчереп йөртергә мөмкин булган вариантын тәкъдим итәбез, тау чаңгысы трассасы буйлап урнашкан җир өсте тасмасы кебекне», – дип уртаклашты ул.

«Кырлай» паркы ягыннан Кремльгә карап торган «Манзара» паркы елның теләсә кайсы фасылында популяр булачак, дип саный Илсөяр Төхвәтуллина. «Җәй көне велосипед һәм җәяүле экскурсияләрдә йөреп кайтырга һәм шәһәрнең тарихы белән танышырга – яки төп шәһәр пляжында ял итәргә мөмкин булачак. Кышын паркта ачык шугалак эшләячәк», – дип сөйләде баш архитектор.

Франциянең иң яхшы ландшафт архитекторларының берсе – Мишель Пена – Сибгат Хәким урамы буйлап Миллениум күпереннән Кремль (Ленин) дамбасына кадәр территорияне үстерү проектын эшли. Бу участокта «Казан» гаилә үзәгеннән «Ривьера» күңел ачу комплексына кадәр сузылган «Казансу буендагы бакчалар» паркы барлыкка киләчәк. Касә территориясендә еш7 агачлар һәм чәчәк атучы үсемлекләр, фонтан һәм фестиваль зонасы барлыкка киләчәк.

Бишбалта бистәсендә «Иске Казансу» паркы барлыкка киләчәк, анда тарихи җирлекнең үзенчәлеген ача торган тематик вакыйгалар, шулай ук сезонлы ярминкәләр, лекторияләр үткәрү планлаштырыла. Фестиваль кварталы Казанның Үзәк стадионы ягыннан да төзеләчәк.

«Ак Барс Арена» стадионы янындагы яңа парк шәһәрнең төп спорт объектларын берләштерәчәк һәм гамәлдәге спорт берләшмәләре камилләштерелә һәм формалаша торган үзәккә әвереләчәк. Спикер сүзләренчә, һәркем күңеленщ ятышлы шөгыль сайлый алачак.

«Ливадия» шифаханәсе янындагы тимер юл буендагы «Казансу култыгы» паркы экстремаль су спорты сөючеләрнең төп очрашу урыны булачак. Паркның инфраструктурасы елганың табигый һәм мәдәни мирасы белән комфортлы танышу өчен шартлар тудырачак, дип саный И.Төхвәтуллина.

«Борисоглебское» аэродромы ягыннан «Су аланы» экопаркы Казансуның төп фәнни-мәгариф паркы, шулай ук республиканың «яшел» икътисады программаларын үстерү үзәге булачак. Территориянең мөһим өлеше булып фәнни экологик үзәк торачак, ул Казанның әйдәп баручы университетлары тикшеренүчеләрен берләштерәчәк.Баш архитектор сүзләренә караганда, шәһәрдә иң зур экологик парк Казансуга кече елгалар кушылган зонада һәм Зәңгәр күлләргә кадәр Биш елга паркы булачак. Яңа маршрутлар һәм сукмаклар Казанны, төбәк элемтәләрен ныгытып, янәшәдәге җирлекләр белән тоташтырачак. Монда уникаль экосистема белән танышырга, кече елгалар буйлап сәяхәт кылырга мөмкин булачак.

Тагын бер зур проект – «Савиново» район паркын төзү, анда яшәүчеләр яшел яр буе буйлап йөреп кенә калмыйча, район тарихы турында яңа әйберләр дә белә алачак. Илсур Метшин Гаврилов урамында яшел утыртмаларны саклау буенча зур эшләр башкарылуын ассызыклады. «Җир милекчеләренә рәхмәт, аны без сатмадык, бу кайчандыр федераль җирләр, тик диалогта без карар кабул итә алганыбыз яхшы. Гаврилов микрорайоны җире парк зоналарын төзекләндерүгә биреләчәк, ә бу җирле халык кына түгел, ә бөтен шәһәр мәнфәгатьләрендә дә», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Казансу елгасының яр буе территорияләрен үстерү стратегиясе турында сөйләгәндә, Мэр ассызыклаганча, проект, беренче чиратта, шәһәр экологиясен яхшыртырга тиеш. «Проектны гамәлгә ашыру бер ел гына, ике ел гына дәвам итмәячәк, зур масштаблы эш алып барылачак, амбицияле бурычны, без Татарстан Президенты, республика хөкүмәте, бизнес, талантлы архитекторлар, дизайнерлар, экологлар белән бергә хәл итәчәкбез. Бу проект матур утыргычлар, юллар, уңайлы ял турында гына түгел, бу барысы да шәһәр экологиясе өчен. Миңа, Мэр буларак, табигый территорияләрне калдыру, аларны төзелештән азат итү һәм шәһәр өчен экологик яктан мөһим булган карарларны – гасырларга хәл итүләрне кабул итәбез», – диде Мэр.

 

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 18.01.2021
Видеорепортаж
18.01.2021 12:47
Казансу елгасын үстерү стратегиясе кысаларында 12 яңа парк барлыкка киләчәк
Барлык яңалыклар