Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.10.2025, 13:08

И.Метшин: «Иске автомобиль шиналарыннан ясалган йөгерү юлы – чималны икенчел файдалануның яхшы үрнәге»

Казанның Кремль яр буенда яңа спорт локациясе – эко-йөгерү юлы ачылды

Казанның Кремль яр буенда яңа спорт локациясе – эко-йөгерү юлы барлыкка килде. Объектның үзенчәлеге шунда ки, юл үтильләштерү программасы кысаларында җыелган 30 тонна иске автомобиль шинасын кулланып ясалган. Узган шимбәдә үткәрелгән Җиңел атлетика марафонында катнашучылар яңа өслекне беренчеләрдән булып сынап караган.

Проект Казан Мэриясе, Парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәмендә гамәлгә ашырылган. СИБУР компаниясе – әлеге проектка теләктәшлек белдерүче, төзелеш эшенә төп финанс чаралары бүлеп бирүче оешма. ТIMERMAN спорт чаралары директоры һәм Казан марафонына нигез салучы Вадим Янгиров исә идея авторы булып тора.

Яңа юлның озынлыгы 3,5 чакрымнан артыграк, киңлеге 2 метрны тәшкил итә. Ул УРАМ паркыннан Кремль дамбасына кадәр сузылган шәһәрдәге спорт инфраструктурасының мөһим бер объекты санала.

Казан мэры Илсур Метшин, әлеге яңалыкка тукталып, шәһәр мохитен яхшырту өчен бизнес һәм шәһәр арасындагы хезмәттәшлекнең ни кадәр мөһим булуын ассызыклады.

«Партнерларыбыз шәһәр халкыннан һәм республика, башкала җитәкчеләреннән торган саен ешрак рәхмәтләр ишетә. Әлеге күренеш шәһәр мохитен яхшырту белән бергә, менә дигән экологик тәрбия үрнәге дә. «ПЖКХ» идарә компаниясе белән бергә алар халыктан иске автомобиль шиналарын җыйганнар. Һәм әлеге чималдан шундый яхшы йөгерү юлы барлыкка килгән. Барлык шәһәр халкы һәм йөгерергә яратучылар исеменнән бу эшне оештыручыларга рәхмәтемне җиткерәсем килә», - диде Илсур Метшин.

Бу СИБУР компаниясенең Казанның шәһәр мохите үсешенә керткән беренче өлеше генә түгел. Элегрәк компания Серов урамындагы беренче инклюзив паркта экопавильон төзү, күлне чистарту һәм тирә-якны яшелләндерү эшендә ярдәм иткән иде.

«Безнең партнерларыбыз – СИБУР ның җитештерү өлкәсендә хезмәт шартларын яхшыртуы, сәнәгать процессларының экологиясен җайга салуы, хезмәт хакларын арттыруы белән бергә, шәһәр тормышында да актив катнашып, системалы эш алып баруы күпләр өчен үрнәк гамәл», – дип сүзен йомгаклады шәһәр башлыгы.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 06.10.2025
Видеорепортаж
06.10.2025 12:08
8 ай эчендә Казанда 3,3 миллион турист булып киткән
Барлык яңалыклар