Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.10.2019, 15:39

И.Гыйниятуллин чүпне аерым җыю турында: «Безгә шәһәр халкы белән бердәм булып эшләү бик мөһим, ә балалар - безнең киләчәк»

190-нчы номерлы балалар бакчасында калдыклар белән эш итү һәм калдыкларны аерым җыю буенча күчмә киңәшмә узды.


(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Экологик тәрбияне формалаштыру, шул исәптән калдыклар белән эш итү һәм калдыкларны аерым җыю - балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин катнашында узган күчмә киңәшмә темасы булды. Очрашу Казан шәһәре Вахитов районының 190-нчы номерлы балалар бакчасында узды. Очрашуда катнашучылар 5-6 яшьлек балаларга экологик тәрбия бирү буенча методик әсбап эшләү турында фикер алыштылар.

190-нчы номерлы балалар бакчасында педагоглар балаларга табигатькә карата иҗади формада мәхәббәт тәрбиялиләр. Кунаклар коллектив һәм балалар әзерләгән концерт программасын карадылар, «Туган як» балалар рәсемнәре күргәзмәсен, «Оста куллар» калдыкларыннан ясалган эшләнмәләр белән таныштылар.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр табигать турында шигырьләр укыдылар. Яшь экосакчылар әйләнә-тирәлеккә сак караш темасына кечкенә инсценировкаларда чыгыш ясадылар һәм пластик, катыргы, иске газеталардан, компакт-дисклардан һәм башка материаллардан ясалган киемнәр тәкъдим иттеләр. Балалар, В.Маяковскийның «Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар» шигырен кулланып, табигатькә сак караш турындагы мотивлар буенча видеоролик яздырдылар.

«Без калдыкларны аерым җыю өчен шартлар тудырабыз. Шәһәр торак фондының 90%-ы махсус сыешлыклар белән җиһазландырылган. Тик савытлар гына җитәрлек түгел. Кешеләр үзләре калдыкларны бүлә башласын иде: барысы да өйдән, гаиләдән башлануын барыбыз да аңлый. Бүген без күргән мәгълүмат - кешеләрнең аңын үзгәртүгә таба зур адым. Балаларга ярдәм итү бик мөһим», - дип ассызыклады Искәндәр Гыйниятуллин.

Иҗади презентациядән соң катнашучылар түгәрәк өстәл артында сораулар буенча фикер алышты. «ГРИНТ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Светлана Ярлыченко билгеләп үткәнчә, әлеге балалар бакчасы тәҗрибәсен үрнәк итеп бөтен республикага таратырга кирәк.

Татарстанда мәктәп укучылары өчен инде төзелгән уку әсбапларыннан тыш, 5-6 яшьлек балалар өчен экологик тәрбияне үстерү һәм калдыкларга дөрес якын килү буенча методик әсбап әзерләү алып барыла, диде Татарстан Республикасындагы «Чиста ил» федераль проекты җитәкчесе Елена Минакова. Киңәшмәдә катнашучылар, әлеге әсбаплар булмау сәбәпле, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белгечләренең бу өлкәдә белем бирү процессына бердәм карашлары юк, дип ассызыкладылар.

Казанның барлык мәктәпләрендә һәм Казан Башкарма комитетының барлык бүлекчәләрендә калдыкларны дуаль җыю өчен чүп савытлары урнаштырылган. Экологик дәресләр оештырылган, батарейкалар, пластик шешә капкачлары, макулатура җыю буенча акцияләр уза, ә быелдан башлап икенче сыйныф укучылары экологик көндәлек тутыра. «Хәзер балалар бакчаларына килүебез эшебездә зур ярдәм булып торачак», – дип нәтиҗә ясады И.Гыйниятуллин.

Күчмә киңәшмәдә ТР Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Тимур Гыйләҗев, «Чиста ил» федераль проекты җитәкчесе Елена Минакова, «ГРИНТ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Светлана Ярлыченко, «ПЖКХ» идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры урынбасары Альмир Корбанов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең мәгариф бүлеге башлыгы Минзалия Закирова, 190-нчы номерлы балалар бакчасы мөдире Нәкыя Гомәрова һәм башкалар катнашты.
Фоторепортаж
190-нчы балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик тәрбиясен үстерү буенча методик әсбап әзерләүгә багышланган фикер алышу узды<br>
Барлык яңалыклар