В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өстәмә шәһәр яны поездлары тукталышларсыз йөриячәк
Денис Гордийко фотосы
Бу көнне 7602 номерлы өстәмә поезд «Казан» станциясеннән 15:50 сәгатьтә юлга кузгала һәм «Аэропорт» станциясенә 16:10 сәгатьтә килеп җитәчәк. Ифтар тәмамланганнан соң, кунаклар шәһәргә 7603 номерлы поездда кире кайтачак: ул Аэропорт станциясеннән 19:40 сәгатьтә юлга кузгала һәм Татарстан башкаласында 20:09 сәгатьтә була.
Өстәмә поездлар тукталышларсыз йөриячәк. Аларны республика ифтарында катнашачак кунакларны һәм волонтерларны йөртү өчен билгелиләр.
Исегезгә төшерәбез, XIV Республика ифтары җомга көнне, 13 мартта, Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уздырыла. Чарада 10 меңгә якын кеше: Татарстанның дин әһелләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, аз керемле кешеләр һәм шәрәфле кунаклар катнашыр дип көтелә. Мәҗлескә теләге булган һәр кеше килә ала: кәгазьгә язылган бушлай чакыру билетлары мәчетләрдә, мөхтәсибәтләрдә һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтендә таратыла.